Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чапшарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422254, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинсий район, с.Чапшар, ул. Х.Туфан, д. 20/2, 422254, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Балтач районы, Чапшар авылы, Х.Туфан урамы, 20/2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-682-97-05 |
| E-Mail: | Khabibullina.ilnaz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чапшарская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хабибуллина Ильназ Салимовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 5 обучающихся, 6 воспитанников/ 5 укучы укый, 6 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 3 педагога и 1 воспитателя / 3 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чапшарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ир-егет - ил күрке 29.02.2024

"Ир-егет-ил күрке!" бәйрәм чарасында чыгыш ясадык . Бәйрәмдә зур кунакларыбыз, бүгенге көндә безнең тынычлыкны саклаучы, батыр егетебез Фоат Габдрахманов , әфганчы авылдашыбыз Азат абый Гимадиевла катнашты. Шулай ук төрле елларда, төрле җирләрдә хезмәт иткән солдат егетләребез , чит авылдан килүчеләр , районның ветеран Әфганчылар советы председателе Дилүс Магсумович чыгыш ясадылар. Илләребез тыныч булсын иде!
-
Гомер заяга узмаган 28.02.2024

Балаларыбыз өчен бик тә кадерле булган әбиләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән котладык.
-
Ветеран укытучыбызга 75 яшь. Котлыйбыз! 26.02.2024

Бүген без ветеран укытучыбыз Мулланур Хәлил улын зур бәйрәме – Юбилее белән тәбрик иттек.
-
"Аҗаган" уены- 2024 24.02.2024

Мәктәп- бакчабызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик “Аҗаган ” уенын үткәрү матур традицияга әверелде. Уенның бүген дә элеккегедәй популяр, көтеп алынган булуы һәм актив узуы үзе бер зур куаныч. 24 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары “Аҗаган-2024” уенында сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, маршрут буенча "мина"лар һәм байрак эзләделәр, спорт уеннарында көч сынаштылар.
-
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне 23.02.2024

Кадерле әтиләр, абыйлар, энеләр, бабайлар һәм егетләр!
Сезне чын күңелебездән 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез. -
Афган сугышы ветераны белэн очрашу 22.02.2024

15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көне. Шул уңайдан 22 нче февраль көнне мәктәп - бакчабызда Әфганстан җирендә үзенең интернациональ бурычын үтәгән авылдашыбыз Гыймадиев Азат Тарих улы белән очрашу үткәрелде. Балалар әзерләгән концерт программасыннан соң, ул үзенең Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләде. Егетләребезне киләчәк 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Солдатлар белән очрашу кичәсе 22.02.2024

Без төрле елларда, кулына корал тотып, туган илебезне саклаган һәм бүгенге көндә дә, ата-бабалар традициясе буенча, илебез сагында торган хәрби хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Безнең авыл егетләре үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәп киләләр һәм без моның белән чын-чынлап горурланабыз. Мәктәптә оборона һәм спорт айлыгы уңаенннан солдатлар белән очрашу кичәсе үткәрдек. Шулай ук бәйрәмебездә авыл җирлеге депутаты Гаязов Шәүкәт Гәрәфетдин улы да катнашты.
-
Әти дә солдат булган, бабай да солдат булган... 22.02.2024

Бүген мәктәп бакчабызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик матур чара узды. Бәйрәмгә балаларның әтиләре, бабайлары килде.
-
21 февраль-Туган телләр көне. 21.02.2024

21нче февраль — халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип исемләнгән «Әйе, юк» уены узды.
-
"Уз кулым белэн жимлеклэр ясау" конкурсы 20.02.2024

Балалар бакчасында "Уз кулым белэн жимлеклэр ясау" исемле район конкурсынын сайлап алу этабы булды. Балаларнын беренче урын алган жимлеклэре муниципаль этапта катнашачаклар.











