Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чапшарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422254, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинсий район, с.Чапшар, ул. Х.Туфан, д. 20/2, 422254, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Балтач районы, Чапшар авылы, Х.Туфан урамы, 20/2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-682-97-05 |
| E-Mail: | Khabibullina.ilnaz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чапшарская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хабибуллина Ильназ Салимовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 5 обучающихся, 6 воспитанников/ 5 укучы укый, 6 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 3 педагога и 1 воспитателя / 3 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чапшарская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Татар халык уеннары/Татарские народные игры 11.11.2020

Татар халык уены "Кулъяулык салыш"
-
Милли тәрбия/Национальное воспитание 09.11.2020

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия.Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:
- балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
- халкыбызның гореф- гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;
- туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;
- милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;
- халыклар милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.
Балалар бакчасыннда балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, Татарстан республикасындагы шәһәрләр, ул шәһәрләрдә нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук, үзебезнең төбәктә яшәүче халыкларның киемнәре, декоратив- гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияты,аудио һәм видеоязмалар, татарча мултьфильмнар бар.
-
Көзге ярминкә/Осенняя ярмарка 06.11.2020

Приняли активное участие в осенней ярмарке общеобразовательных учреждений / Мәгариф оешмаларының көзге ярминкәсендә актив катнаштык.
-
6 ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2020

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Шуңа да 6 ноябрь – барлык татарстанлылар өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Татарстанның үз Конституциясен кабул итү республика үсешендә зур роль уйнады һәм аның киләчәк юлын билгеләде. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне күпмилләтле, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде. Конституция кабул ителгәннән соң, өч дистәгә якын ел эчендә Татарстаныбыз нык узгәрде.
-
Бердәмлек көне/День народного единства 04.11.2020

4 нче ноябрь - Бердәмлек көне / 4 ноября - День народного единства
-
Көзге каникуллар/Осенние каникулы 02.11.2020

-
Көзге бал/Осенний бал 30.10.2020

Бүген бездә “ Көзге бал” бәйрәме үткәрелде . Укучылар төрле конкурсларда көчләрен сынаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм күңелле үтте һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Сегодня у нас состоялся праздник ” Осенний бал". Учащиеся соревновались на различных конкурсах, пели песни, танцевали. Праздник прошел весело и закончился чаепитием.
-
Ата-аналар җыелышы/Родительское собрание 30.10.2020

Дистанцион ата-аналар җыелышы/Дистанционное родительское собрание.
-
Профориентация эше дәвам итә/Профориентационная работа продолжается 29.10.2020

Бүген мәктәбебездә "Һөнәрләр илендә" исеме астында сыйныф сәгате узды. Укучылар һөнәрнең кеше тормышында әһәмияте зур булуына төшенделәр. Киләчәктә сайлаячак һөнәрләренә карата күзаллау булдырдылар.
Сегодня в нашей школе прошел классный час "В стране профессий". Ученики поняли, что профессия имеет большое значение в жизни человека. Они создали представление о будущей профессии.
-
Көзге яфраклардан кул эшләнмәләре/Поделки из осенних листьев 28.10.2020












