Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | baltasidetsad1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 90 воспитанников/ Бездә 90 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 14 педагогов / Бездә 14 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Әти,әни һәм мин" 05.03.2022

Бүген уртанчылар төркемендә Сабантуй ял паркында "Әти,әни һәм мин" дип аталган гаилә бәйрәме узды.Балалар әти-әниләренә багышлап җырлар,биюләр бүләк иттеләр,әти-әниләре белән берлектә ярышлы уеннарда көчләрен сынаштылар.Бәйрәм ахырында тәмле коймаклар белән сыйландылар.
Тәрбиячеләр: Габдулхакова Л.Р., Альмухаметова Г.Р.
Музыка җитәкчесе: Шакирова Г.М.
Физик тәрбия җитәкчесе: Ермалаева М.Р. -
"Бәйрәмегез котлы булсын!" 05.03.2022

Бүген профсоюз исеменнән бакчабызда эшләүче хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котладык.
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең бар матурлыгы йолдызларда,
Кешелекнең бөтен гүзәллеге -
хатын-кызларда.
Рөхсәт итегез сезне, шушы искиткеч матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәрәкәтлек китмәсен. Бәйрәмегез котлы булсын !
Профком рәисе:Валиуллина Ф.Н. -
"Әнием-кадерлем" 04.03.2022

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркемендә " Әнием- кадерлем" дигән бәйрәм иртәсе үтте. Балалар әбиләрен, дәү әниләрен, әниләрен бәйрәм белән котлап шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.Бәйрәм бәйгеләр белән үрелеп барды.Бәйрәмдәге бәйгеләрдә әниләр үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Тәрбиячеләр: Хадиева Ч.М.,Даминова Я М., Шамсутдинова А.Н., Музыка җитәкчесе Шакирова Г.М.
-
"Әнием-кадерлем" 04.03.2022

Зурлар төркемендә 8 Март көненә багышланган "Әнием-кадерлем" дип аталган бәйрәм кичәсе узды.Кичә җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Тәрбиячеләр: Гильмутдинова Г.Р., Альмухаметова Г.Р.
Музыка җитәкчесе: Шакирова Г.М. -
"Әниләребезне котлыйбыз" 03.03.2022

Бүген кече яшьтәгеләрнең икенче төркемендә әнилэр бэйрәме булып узды. Балалар кадерле әниләрен бәйрәм белән котлап җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н., Хакимова Г.М. -
Широкая Масленица. 01.03.2022

-
"Каршылыйбыз язны" 28.02.2022

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык Кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре - кара күмер,
Дидек: "Син урам себер".
Себеркеләр тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Зурлар төркеме бүген саф һавада Кар бабай ясап,кышны озатып,язны каршы алдылар.
Тәрбиячеләр: Гильмутдинова Г.Р., Альмухаметова Г.Р. -
"Ватанны саклаучылар көне белән!!!" 23.02.2022

Бүген ир-атлар бәйрәме,
Бәйрәм белән тәбриклик.
Үзләренә пар канатлы,
Матур гомерләр телик. -
"Әти белән бергәләп" 22.02.2022

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышланган" Әти белән бергәләп!" дигән бәйрәм кичәсе узды.Кичәдә котлау өлешеннән соң,әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп көч сынашты. Әтиләребез дә, балалар да җитезлекләрен күрсәттеләр.Бәйрәмебез һәрбер әтинең күңелендә озак сакланыр дигән теләктә калдык.
Тәрбиячеләр: Хадиева Ч.М, Даминова Я.М., Шамсутдинова А.Н.
Музыка җитәкчесе: Шакирова Г.М., Физик тәрбия җитәкчесе: Ермалаева М.Р. -
"Әтиләр безнең өчен һәрчак кирәк" 22.02.2022

Бүген кече яшьтәгеләрнең 2 нче төркеме балалары әтиләрне бәйрәм белән котладылар. Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н., Хакимова Г.М.









