Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | baltasidetsad1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 90 воспитанников/ Бездә 90 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 14 педагогов / Бездә 14 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы 09.09.2022

Уртанчылар торкемендэ "4-5 яшьлек балаларнын психологик узенчэлеклэре, белем хэм тэрбия биру программасы тэлэплэре" дигэн темага ата - аналар жыелышы узды. Жыелышта ата - аналар актив катнашты, узлэрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар
-
Кече яшьтәгеләрнең II төркемендә эти-энилэр җыелышы 08.09.2022

Бүген кече яшьтәгеләрнең II төркемендә «Уку елы башы-балалар бакчасы, әти-әни һәм балаларның яңа тормыш этабы» дип исемләнгән темага ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта соцзащита хезмәткәре Гарифуллина Гөлия «Терроризм белән көрәш» дигән темага чыгыш ясады. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Тәрбиячеләр: Даминова Я.М., Хакимова Г.М.
-
"Куркынычсызлык таҗы" 08.09.2022

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Куркынычсызлык айлыгы" кысаларында "Куркынычсызлык таҗы" исеме астында түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Көн кадагында әйләнә тирәбездә килеп туарга мөмкин булган куркынычсызлык очраклары, әлеге очрак килеп туганда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатылды.
-
07.09.2022

Балаларны өйдә килеп туарга мөмкин булган куркыныч очраклар белән таныштыру, ситуациядән тормыш иминлегенә зыян китерми чыгу юлларын өйрәтү.
Мәктәпкә хәзерлек төркеме (Тәрбиячеләр: Акбирова Г. М., Гыйльметдинова Г. Р.)
-
"Белем көне белән!" 01.09.2022

Бүген бакчабызда күңелле итеп белем көне үткәрелде. Балаларны җырлар, уеннар, бүләкләр белән каршы алдылар. Махсус әзерләнгән фотозонада балалар әти-әниләре белән истәлеккә фотога төштеләр.
-
"Флаг күтәрү" 01.09.2022

Уку елы башлану сәбәпле бүген бакчабызда тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флаглары күтәрелде.
-
08.07.2022

Корбан гаете алдыннан Балтач үзәк мәчете балаларны гает күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
"Тәҗрибә бакчасында" 30.06.2022

Җиләк-җимеш, яшелчә
Сәламәтлеккә файда.
Суган, җиләк, кишер аша
Менә витамин кайда.
Бүген кече яшьтәгеләрнең 2 төркеме балалары тәҗрибә бакчасында җиләкне тышкы кыяфәте, зурлыгы, тәме буенча аерырга өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н.,Шакирова Г.М.. -
"Без спорт белән дус"" 30.06.2022

Бүген кечкенәләр төркемендә спорт күңел ачу иртәсе бик күңелле узды.Бу уеннар физик активлык, нәниләрдә кыюлык, өлгерлек, җитезлек кебек физик сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, сабыйларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә булышлык итә.
Тәрбияче: Хадиева Ч.М. -
"Коляскалар парады" җиңүчеләре 27.06.2022

Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гарифуллин Даниллар гаиләсе "Яшьләр көне" кысаларында уздырылган "Коляскалар парады"нда катнашып 1 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз, горурланабыз! Балалар бакчасы белән даими хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез!









