Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136
-
Кул эшләре 21.01.2013

I кечкенәләр төркеменнән М.Сәгыть әнисенең кул эшләре белән.
-
Күргәзмә 16.01.2013

2013 ел – Казан универсиада кунакларын көтә. Безнең бакча эшчәнлегендә дә әлеге зур бәйрәмгә әзерләнү чагылыш таба. Балалар бакчасында педагоглар һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән “Сәләм, Универсиада!” күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә оештыруда катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Конкурс “Ел тәрбиячесе - 2013” 14.01.2013

Педагогларның һөнәри осталыкларын күтәрү, эш тәҗрибәләрен тарату мөмкинлеге тудыру һәм гомумән тәрбияче һөнәренең бүгенге көндә ролен үстерү эшендә “Ел тәрбиячесе” конкурслары үткәрү зур өлеш кертә. Менә быел да безнең балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе” конкурсы зур оешканлык белән үтте, җиңүчеләр, лауреатлар билгеләнде, грамота һәм дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм 1 урынны яулаган тәрбияче – Галимуллина Лилия Галиевна район күләмендә уза торган “Ел тәрбиячесе – 2013” конкурсында катнашуга юлланма алды. 2 урынга – Загидуллина Лилия Фидаилевна, 3 урынга – Низамова Лилия Даулатзяновна лаек булдылар. Коллегаларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар һәм яңа үрләр яулауларын телибез.
-
2013 ел белән 01.01.2013

Елан – ул бик үзенчәлекле җитез, тыныч, астыртын, җитди һәм үзгәрүчән, көтелмәгән хәлләр-вакыйгалар тудыручы хайван. Шуңа охшап аның елы да гел бер төрле, соры көннәрне көтелмәгән сюрпризларга, күңелле вакыйгаларга, вакыты белән тынычлыкка күмер дип ышанып калабыз. Тик шулай да, әлеге хайванның бик зәһәр булуын да истән чыгармыйча, уяулыкны онытмыйк. Үзебезне күңелсезлекләрдән якларга, шатлыклы мизгелләрне тиешенчә кабул итәргә әзер булыйк. Бу елан елы безнең барыбызга да бары уңай хәбәрләр, муллык, изгелекләр генә алып килеренә ышанып, бары шуңа гына күңелләребезне, эш-гамәлләребезне көйләп шушы 2013 елга керик. Юраган юш килә диләр, барыбызга да бары изгелекләр, татулык, саулык, байлык юрыйк. ЯҢА ЕЛЛАР БЕЛӘН!!!
-
Яңа ел бәрәмнәре 26.12.2012

25-26 декабрь көннәрендә балалар бакчасында балаларның иң яраткан, көтеп алган бәйрәмнәре - Яңа ел бәйрәмнәре узды.
-
Узып баручы елның санаулы көннәре генә калды 17.12.2012

Яңа елга әзерлек йөзеннән балалар бакчасы коллективы кардан сыннар әвәләп авылыбызда бәйрәм рухы, бизәге кертүгә зур өлеш кертте: бакча территориясендә, Балтач бистәсенең үзәк чыршы мәйдәнында балалар бик яраткан әкият геройлары пәйдә булды.
-
Белем күтәрү курслары 13.12.2012

Белем күтәрү курсларында укучы тәрбиячеләр белән биология фәннәре кандидаты, профессор Самигуллин Габделхай Халилович "Балаларның акыл һәм физик сәламәтлекләрен ныгыту" темасына очрашу уздырды.
-
"Ел тәрбиячесе"
12.12.2012
1нче декабрьда балалар бакчасында район күләмендә уза торган “Ел тәрбиячесе”, “Алло, без талантлар эзлибез” конкурсларының беренче этабына старт бирелде: положениеләр төзелде, оештыру комиссиясе сайланды. Барлык педагоглар үзләренең һөнәри осталыкларын сынап карау теләге белән конкурсларда катнашу хәстәрлеген күрә башлады.
-
Туган көн бәйрәме 30.11.2012

30 ноябрь көнне балалар бакчасында Көз аенда туган балаларның туган көн бәйрәме үткәрелде.
-
II нче кечкенәләр төркемендә "Әниләр бәйрәме" 27.11.2012









