Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Новости
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”
Опубликовано: 19.02.2014Илебезнең Сочи шәһәрендә барыбыз да көтеп алган “Кышкы олимпиада - 2014” башланды. Әлеге зур спорт чарасыннан без дә читтә кала алмыйбыз. Балалар бакчасында спорт чараларын уздыру тагын да җанланып китте. Спорт темасына әңгәмәләр үткәрү, “Сочи – кышкы олимпиада -2014” – фото- альбомнар ясау, спорт ярышлары, күңел ачу кичәләре үздыру шуңа мисал булып тора. Шушы чорда балалар өчен кызыклы, файдалы очрашулар да узды. “Факел” спорт мәктәбенең бокс буенча тренеры Фасихов Ф.З. белән очрашу балаларда истә калырлык җылы тойгылар уятты. Тренер Фасихов Ф.З очрашуга үзе генә килмәгән иде. Безнең балалар бакчасына йөреп чыккан, бүгенге көндә спорт клубында бокс серләрен өйрәнүче нәни боксерларны да алып килгән иде. Очрашу азагында күп кенә бала үзен киләчәктә зур спорт мәйданында боксер итеп күрәсе килгәндер, мөгаен.
К списку новостей








