Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Бездә кунакта әкият геройлары 24.04.2014

Тукай абый әкиятләре бигерәк тә кызык та, безгә куныкка килгәннәр кәҗә белән сарык та. Әкият геройлары булып уйнарга яратабыз. Үсеп җиткәч, зур артистлар булырга омтылабыз!
-
Әкият тыңлыйбыз 23.04.2014

Без нәниләр булсак та, бик яратып тыңлыйбыз Тукай абый әкиятләрен. (1нче кечкенәләр төркеме)
-
Бакчабыз ямьләнсен... 22.04.2014

Бүген күмәкләшеп өмәгә чыктык. Бакчабыз ямьләнсен, үзенә тартып торсын дибез!
-
Күргәзмәләрдә актив катнашабыз 18.04.2014

Бүген "Балтач мәдәният үзәгендә" "Ак калфак" татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу кысаларында оештырылган күргәзмәдә безнең балалар бакчасы да актив катнашты.
-
Кул эшләре 17.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре белән бергә Г.Тукай әкиятләренә карата бик матур кул эшләре эшләделәр.
-
Әти-әниләр белән берлектә 17.04.2014

Әти-әниләр белән берлектә Г.Тукайның иҗатына багышланган кул эшләренә күргәзмә (икенче кечкенәләр төркеме).
-
Район үзәк китапханәсендә 16.04.2014

Һәр елны апрель аенда бакчабызда Г.Тукай айлыгы үткәрелә. Быел да бу айлыкны мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәк китапханәсенә экскурсия белән башлап җибәрделәр. Анда балаларга сюрприз итеп әкияттән өзек һәм әкиятләр буенча викторина әзерләнгән иде. Тәрбиячеләр Аглиуллина А.Р. һәм Шәрәфиева Г.Н. балаларның җавапларыннан бик кәнәгать калдылар. Балалар ел буе алган белемнәрен яхшы күрсәттеләр.
-
Нәниләрнең сөекле остазы 15.04.2014

Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы, атасы, нәниләрнең сөекле остазы. Бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәрләре балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора. Бакчабызның балалары Г.Тукайның әкиятләрен зур кызыксыну белән укыйлар.
-
Балаларның рәсемнәре 14.04.2014

Тукай абый әкиятләрен әбиләр дә укыган, Безнең әти-әниләр дә хич тә укып туймаган. Нәни генә булсак та, әкиятләр бик укыйбыз, Аның әкиятләрен тыңлап, күп рәсемнәр ясыйбыз.
-
Безнең бөек шагыйребез... 10.04.2014

Бакчабызда апрель ае - бөек шагыйребез Габдулла Тукай айлыгы дип иглан ителде. Шул уңайдан төркемнәрдә Г.Тукай әкиятләренә әти-әниләр кулы белән композицияләр ясала. Шул турыда балалар белән көндәлек әңгәмәләр үтә.








