• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145
Телефон: +7(843)-682-54-70
E-Mail: 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида"
Руководитель: Хакимуллина Гульфама Фаильовна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 105 воспитанников/105 бала
У нас учат: 10 педагогов/10 педагог

ВСЕ новости детского сада

"Сөмбелә" бәйрәме

Опубликовано: 21.09.2012

     21 сентябрь көнне бакчабызда "Сөмбелә" дип аталган көз бәйрәме һәм көзге ярминкә булып узды. Бәйрәмне бакчабызга йөрүче балаларның  әти-әниләре ярдәме белән бакчабыз коллективы оештырды. Бу көнне, бәйрәм буласын сизгәндәй, иртәдән күктә кояш балкыды. Көне дә җәйгедәй җылы иде. Иртәнге сәгать 10да уен участогында бәйрәм башланып китте. Балалар янына әкият геройлары - Шүрәле, Убырлы карчык, Урман бабае һәм Сөмбелә -Көз кызы килде. Алар балалар белән кызыклы конкурслар, ярышлар оештырдылар, балаларның тапкырлыгын, җитезлеген сынадылар. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бик күңелле булды!

      Кичке якта бакчабызда зур ярминкә гөрләде. Өстәлләрдә ни генә юк иде: яшелчәләр, җиләк-җимешләр, кышка дип тутырылган банкалар, тәм-том, кул эшләнмәләре һ.б.  Балалар өчен отышсыз лотерея да оештырылган иде. Ярминкә кунакларын милли киемнәргә киенгән кызларыбыз мәтрүшкәле,  тәмле чәй һәм коймаклар белән сыйладылар. Әти-әниләр дә, балалар да мондый кунакчыллыктан бик канәгать булып таралдылар.



Фоторепортаж:
"Сөмбелә" бәйрәме

К списку новостей