Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
ВСЕ новости детского сада
Өлкәннәр көне
Опубликовано: 30.09.201228 нче сентябрь көнне балалар бакчасында Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан апаларны иң башта балалар сәламләде. Алар кунакларга шигырьләр сөйләделәр, матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. Лаеклы ялдагы өлкәннәребез, балаларның чыгышларын карап, сокланып та, куанып та утырдылар. Соңыннан бәйрәм табын артында дәвам итте. Балалар бакчасы коллективы көче һәм шәхси эшмәкәр Галиуллина Гөлнур ярдәме белән өлкәннәребез өчен бик матур табын әзерләнгән иде. Өлкәннәребез табын артында балалар бакчасында узган хезмәт елларын искә алып, сөйләшеп, сыйланып утырдылар. Бәйрәм азагында өлкәннәребезгә Балтач район администрациясе тарафыннан тутырылган бүләк пакетлары да тапшырылды. Мондый кунакчыллыктан, хөрмәттән апаларның күңелләре тулды. Алар бакча коллективына, бәйрәм табынын әзерләшкән Галиуллина Гөлнурга, бүләкләр тутырган район администрациясе исеменә рәхмәтләр әйтеп, коллективның исән-сау, матур итеп эшләвен теләп, бәйрәмнән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
Фоторепортаж:
Өлкәннәр көне








