Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
ВСЕ новости детского сада
Спартакиада-2012
Опубликовано: 14.10.2012
13 нче октябрь көнне "Балтач" спорткомплексында район балалар бакчаларының II спорт фестивале булып узды. Бу ярышларда бакчабызның "Карлыгачлар" командасы беренче урынны яулады. Физкультура тәрбиячесе Федорова Светлана Александровна җитәкчелегендәге командабыз үзләренең иң-иңнәрдән булуын исбатлады. Балаларның да, әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең дә шатлыкларының иге-чиге юк иде. Бакчабыз командасы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгәч, аларга Балтач районы яшьләр һәм спорт бүлегенең Мактау грамотасы һәм уенчыклар алу өчен 1 мең сумлык сертификат тапшырылды. Балаларга да "алтын" медальләр һәм бик матур бүләкләр тапшырдылар. Балаларыбыз үзләренең иң өлгер,иң җитез булуларын, ә Федорова Светлана үзенең иң оста,иң булдыклы физкультура тәрбиячесе икәнлеген исбатладылар. Киләчәктә бакчабыз балаларының таза-сау, акыллы булып үсүләрен, мәктәпкә киткәч укуда да, спортта да гел алдынгы булуларын, ә Светлана Александровнага тагын да зуррак уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей








