Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 б |
| Телефон: | +7(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | 1273000003@tatar.ru, mdou6@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 84 воспитанников/84 бала |
| У нас учат: | 13 воспитателей/13 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Татар халык уены «Түбәтәй» 26.10.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары режим вакытларында татар халык уеннарын яратып уйныйлар. Тәрбияче Ләйсән Тәлгәтовна җырлы-сүзле уеннар аша балаларны һәр яклап камил булырга этәрә,сөйләм телләрен үстерә.
-
"Көз кызында кунакта" 19.10.2016

I кечкенәләр төркеме балалары "Алтын көз" проектын тәмамлап көз кызында кунакта булдылар. Бәйрәмгэ балаларның әти- әниләре дә чакырулы иде. Алар "Көзге могҗизалар" дигән күргәзмәдә катнаштылар.
-
"Өстәл уеннары уйныйбыз" 14.10.2016

Мәктәпкә әзерлек балалары өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Тәрбияче Рәзинә Камилевна балаларны шашка уйнау серләренә өйрәтә.
-
"Профилактик дәрес" 11.10.2016

Бүген бакчабызда полициянең муниципаль хезмәткәре Раушания Линаровна һәм Ләйлә Фаргатовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Жестокое обращение" дигән темага профилактик дәрес уздырдылар.
-
"Ярминкәдә катнаштык"
10.10.2016
Коллективыбыз белән өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан уздырылган район ярминкәсендә катнаштык.
-
"Рәхмәт хаты" 07.10.2016

Бакчабыз, милләтебез алдындагы олы хезмәтләр өчен, татар халкының телен, мәдәниятен үстреүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган хезмәтләре өчен, Бөтендонья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатына лаек булды.
-
"Өлкәннәр көне" 06.10.2016

6 нчы октябрь көнне бакчабызда эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне мул табын артына бәйрәмгә чакырдык. Бәйрәм хезмәткәрләр һәм балалар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
-
"Бишек туе" бәйгесе 04.10.2016

" Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы һәм район мәгариф идарәсе белән берлектә узган "Бишек туе" бәйгесендә балаларыбыз бик теләп катнаштылар.
-
"Балан куагын күзәтү" 30.09.2016

Баланы да баланы,
Өзеп кенә аласы.
Өзмим әле өлгерсен
Бераз гына баллансын.
-
"Бал кортларына оя" 21.09.2016

Рамзяи Раяновна яңа уку елында да кечкенәләр төркеме балалары белән лего-конструкторлар белән шөгылләнүен дәвам итә. Бүгенге эшчәнлектә алар бал кортларына оя ясадылар.













