МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 603 |
| У нас учат: | 62 |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Команда Первых - Алдынгылар» 27.03.2024

Команда «Реал» подала заявку на республиканскую премию «Команда Первых - Алдынгылар».
Номинация: «Быть вместе».
Лидер команды: Файзрахманова Адиля.
Наставник команды: Шарипова Равиля Равилевна.
Удачи Вам, ребята. -
День работника культуры РФ/РФ мәдәният хезмәткәре көне 25.03.2024

25 марта - День работника культуры РФ.
25нче март - РФ мәдәният хезмәткәре көне.
-
Итоги конкурса профессионального мастерства сферы воспитания и дополнительного образования детей «Воспитать человека-2024» 23.03.2024

Был проведен муниципальный этап конкурса профессионального мастерства работников сферы воспитания и дополнительного образования детей «Воспитать человека - 2024». По итогам конкурса профессионального мастерства сферы воспитания «Воспитать человека - 2024» Галлямутдинова Гульназ Мунавировна, классный руководитель 8 А класса - обладатель Гран-при в номинации «Воспитание классного коллектива», советник директора по воспитанию Шакирова Гульфия Мударисовна, заняла 1 место в номинации «Навигаторы детства». Поздравляем!
-
Весенние каникулы/Язгы каникуллар 23.03.2024

Весенние каникулы – с 24 марта по 31 марта 2024 года.
Язгы каникуллар – 2024нче елның 24нче мартыннан 31нче мартына кадәр.
-
«Әдәби бал» - традицияләрне әхлакка нигезләнеп яңарта 22.03.2024

Бал, бал, бал... Бал турында без үзебезнең тарихи романнардан, чит ил язучыларының әкиятләреннән укып беләбез, Александр Пушкин, Лев Толстой, Шарль Перро әсәрләрен укып, зиннәтле патша сарайларында узган баллар белән танышабыз. Әсәрләрдә күренгәнчә, илдә сугыш барганда да баллар үткән.
Көзге бал, бал - маскарад дигән сүзләр әле дә безнең сөйләм телендә кулланыла, ләкин алар башка, ә чын бал башка.
Февраль аенда, Гашыйк-лар көне уңаеннан ел да Балтач гимназиясендә бал үтә, ул ихлас сөю чаткыларына җан өрүгә корылган, егет белән кыз арасындагы матур мөнәсәбәтләргә нигезләнгән, әдәплелек-әхлаклылыкны чагылдырган әдәби бал - революциягә кадәрге чордагы югары катлам вәкилләренең катгый этикетын тасвирлаган күркәм ял чарасы, анда егет белән кыз итагатьле итеп кенә аралаша, бер-береңне кимсетү турында сүз дә була алмый, балның әхлаклылыкка корылган үз тәртипләре бар, мәсәлән, веерлар, ягъни җилпәзә, җилләткечләрне генә алыйк, 19 гасырның хатын-кызлары кавалерларга карата булган хис-кичерешләрен веерлар ярдәмендә җиткергәннәр, мәсәлән, җилпәзәне уртача гына җәеп җилпеп тору - мин сезне яратам дигән сүз икән, киңрәк итеп җилпү - китегез, сау булыгыз, сез минем кеше түгел, янәсе, җыеп беләккә элеп кую - миңа яза аласыз, дигәнне белгертә, җыелган килеш беләккә кую - әйе, яки ризалашу билгесе, җилпәзә белән йөзне бераз гына каплау - мин ялгыз дигән сүз.
Боларны мин шәхсән нәкъ менә Балтач гимназиясендә үткән балдан белеп кайттым. Инде берничә ел рәттән әлеге балны үткәрүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Әмир кызы Мостафина белән Елена Юрьевна Панкова балга хәзерлекне әдәби чыганак-ларга бәйләп оештыралар.
- Әдәби бал - ул чын бәйрәм, - диләр алар беравыздан. - Елмаерга, гашыйк булырга, матурлыкка, камиллеккә этәрә торган бәйрәм. Аның тәрбияви өстенлеге дә зур. Үткән чордагы матурлыкка, кешелеклелеккә нигезләнгән традицияләрне югалт-мыйча саклап, яңартып, үзебезнең тәрбия алымнарыбызда кулланып, без укучы балаларыбызда дөньяның һәм дә бу тормышның рәхимле, күркәм якларын да ачып бирә, яшь йөрәкләрдә шуңа омтылыш та тудыра алабыз. Дөньяны бит матурлык яшәтә, матурлык саклый. Бу борынгыдан килгән гыйбарә бүгенге көндә дә бик актуаль.
Әдәби бал Балтач гимназиясендә күптәннән яши. Әлеге күркәм укытучы-остазларга кадәр аны шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы, хәзер исә мәгариф ветераны Рәйсә Илгиз кызы Шакирҗанова оештырган һәм ул хәзер дә менә гимназиянең ел да кабатлана торган зәвыкле гореф-гадәте булып саклана. Һәм менә җиденче мәртәбә бәйрәм рухы янәдән кабатлана, сөю хисләре кабына, дамалар һәм кавалерлар уртада очынып бии, шәмнәр балкый, җилпәзәләр хәрәкәттә, кисәк кенә ташланган карашлар - боларның барысы да бер мизгелгә генә булса да унтугызынчы гасырга дәшә.
Укучылар әлеге кичәне түземсезлек белән көтеп ала икән. Шулай булмый ни, мондый бал күлмәкләрен тагын кая киясең дә, мондый итагатьле егетләрне тагын кайда күрәсең әле?! Безнең җәмгыять хәзер башка, назлы карашларны ят итә, итагатьлелеккә көлеп карый торган заманада яшибез, сөйләм телендә күбрәк сүгенү сүзләре, гайбәт, нәфрәт, яхшылыкка караганда начарлык актуаль, яхшылыгы да күпвакыт икейөзлелеккә кайтып кала.
9-11нче сыйныф егетләре-кызлары балга әзерлекне берничә ай алдан башлый, күлмәкләр барлый, чәчләрен ничек матурлау турында хыяллана, иң мөһиме, балның иң матур өлеше булган бию - вальс әйләнергә өйрәнә. Ничек болар бөтенесе дә вальс әйләнә белә дип таң калып утырасы юк, бактың исә әзерлек биредә уку елы башланганнан бирле бара икән.
Әдәби бал шулкадәр үзенә әсир итә, аның тәэсирләре әле берничә көнгә бара. Катнашучылар да, кунаклар да хис-кичерешләргә бирелеп, тәэсирләнеп йөри торган чара бу. Яшьлек, хыяллар, җиңел уйлар, сөйкемле карашлар, диңгезләргә генә сыешмас хис-тойгылар - бал әнә шундый хисләр калдырырга сәләтле ул. Алай гына да түгел, биредә яшәү өчен көч кенә алып, позитив энергиягә генә баеп калмыйсың, кешелеклелек сыйфатларының да башлангычын тоясың. Әлеге чара тәрбия юнәлешендә, һичшиксез, тирән мәгънәгә ия, яшь буынны ясалма матурлыктан илаһи матурлыкны аера белергә өйрәтә, төшендерә, кызларны хатын-кызларга гына хас зәвыкъка, наз-лылыкка этәрә, егетләрне итагатьлелеккә, үзләрен чын ирләр кебек тотарга, төз, чибәр булырга күндерә.
Балтач гимназиясендә үтә торган бал бер елны да берсен-берсе кабатламый. Һәр елны үзенчәлекле итеп оештырыла: теманың да башкасы табыла, сценарие дә яңадан языла, яңа уеннар кертелә, бары тик вальс кына шул ук булып кала бирә.
Быелгы балда да нинди генә биремнәр юк иде, берсеннән-берсе күңелле! Замана баласын тартып кара әле син үткән чорның мәдәни гореф-гадәтләренә! Ә биредә укытучы-остазлар укучыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булып, коллективның да, укучыларның да үзләренә карата хөрмәттә булулары бәрабәренә һәм дә самими тырышлыклары белән моңа ирешә алганнар. Укыту чараларыннан тыш та шушындый күркәм, мәгънәле тәрбия сәгатьләре үткәргән өчен фидакарь мөгаллимәләр Венера Мостафина белән Елена Панковага чиксез рәхмәт хисләре белдерәсе килә. Шулай ук бәйрәмнең бизәгенә әверелгән укытучылар гаиләләре - Әнисә һәм Камил Җәләловларның вальс әйләнүләре, музыка укытучысы Зөлфия Хәкимҗанованың тормыш иптәше Динар белән җырлавы алкышларга күмелде. -
Межрайонные соревнования по плаванию 22.03.2024

В г. Мамадыш прошли межрайонные соревнования по плаванию:
Среди мальчиков 2016 года:
50м в/с
I место - Шаров Илья (1б)
50м н/с
I место - Шаров Илья (1б)
Среди девушек 2015 года:
100м к/п
I место - Гарафиева Адиля (2б)
50м в/с
I место - Гарафиева Адиля (2б)
Среди мальчиков 2014 года:
50м батт
II место - Гарифуллин Инсаф (3а)
Среди девушек 2013 года:
50м брасс
III место - Зарипова Наргиза (7в)
Поздравляем наших победителей! Желаем дальнейших успехов! -
Акция по сбору гуманитарной помощи «Добрая коробка» 22.03.2024

Активисты первичного отделения «Движение Первых», Орлята России, отряд Волонтеры Победы, Форпост, Юнармия приняли участие в акции по сбору гуманитарной помощи «Добрая коробка».
-
Школьный этап районного конкурса «Балтач егете, Балтач кызы»/«Балтач егете, Балтач кызы» район бәйгесенең мәктәп этабы 21.03.2024

Был проведен школьный этап районного конкурса «Балтач егете, Балтач кызы».
«Балтач егете, Балтач кызы» район бәйгесенең мәктәп этабы узды.
-
Итоги муниципального этапа Республиканского детского фестиваля народного творчества «Без бергә»/«Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы нәтиҗәләре 21.03.2024

Был проведен муниципальный этап Республиканского детского фестиваля народного творчества «Без бергә».
Номинация «Художественное чтение» 13-18 лет:
I место - Абдрахманов Амир (9а), руководитель: Ахметова Р.Ш.
Номинация «Театральное творчество» 7-12 лет:
I место - «Хыялый тургай» (4а), руководитель: Хакимзянова А.И.
Поздравляем! Молодцы!«Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды.
«Сәнгатьле уку» номинациясе 13-18 яшь:
I урын - Абдрахманов Әмир (9а), җитәкчесе: Р.Ш. Әхмәтова
«Театр иҗаты» номинациясе 7-12 яшь:
I урын - «Хыялый тургай» (4а), җитәкчесе: А.И. Хәкимҗанова
Котлыйбыз! Афәрин! -
Мастер-класс «Севастопольская роспись»/«Севастополь рәсеме» мастер-классы 21.03.2024

Советник по воспитанию Шакирова Г.М. совместно с активом школы и учителем ИЗО Магсумовой Л.С. провели мастер-класс «Севастопольская роспись». Сделали открытки с изображением Крымского полуострова в технике «Севастопольская роспись».
Тәрбия буенча киңәшче Г.М. Шакирова мәктәп активы һәм ИЗО укытучысы Л.С. Мәгъсүмова белән берлектә «Севастополь рәсеме» мастер-классын үткәрделәр. «Севастополь рәсеме» техникасында Кырым ярымутравы сурәтләнгән открыткалар ясадылар.















