муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Математикадан ОГЭ үткәрелде. 15.02.2017

Бүген 9 сыйныф укучылары,ОГЭга әзерлек максатыннан, математикадан мәктәп күләмендә сынау имтиханы эшләделәр.
-
Конкурсларда катнашабыз. 14.02.2017

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район, республика күләмендә конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар да яулыйлар.
-
ФОРПОСТ 13.02.2017

ФОРПОСТ отрядлары арасында, Г.А.Сидоров истәлегенә, район күләмендә ярыш уздырылды. Әлеге ярышта форпост членнары үзләрен физик яктан сынадылар. Ярышта мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады һәм шәхси беренчелектә Ризванов Инсаф һәм Фәләхетдинова Диләрәләр призлы урыннарга лаек булдылар.
-
Күргәзмә. 11.02.2017

Район күләмендә авыл җирлекләре арасында баручы "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым Балтачым, сиңа багышлана!" дип исемләнгән конкурста мәктәп коллективы күргәзмә белән катнашты. Шулай ук концерт программасында укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз да чыгыш ясады. Катнашучыларгы зур рәхмәт.
-
"Чаңгы юлы-2017" 11.02.2017

Мәктәп күләмендә "Россия чаңгы юллары-2017" акциясенә кушылып барлык укучылар һәм укытучылар чаңгыга бастылар.
-
"Иң шәп вожатый-2017" 10.02.2017

Район күләмендә "Иң шәп вожатый-2017" республика конкурсының район этабы узды. Әлеге конкурста "Хыял" балалар оешмасыннан Ләйлә Мөбәрәкова катнашты. Ләйлә конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, 3 урынны алды. Молодец!
-
Профориентация 09.02.2017

Мәктәп күләмендә укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү йөзеннән күп чаралар үткәрелә. Шул уңайдан бүген мәктәпкә кунакка район полиция бүлеге хезмәткәре, участок испекторы Муллахметов Фәнил Шамил улы килде. Ул укучыларны полиция хезмәткәрләренең вазыйфалары белән таныштырды, әлеге профессияне кайсы уку йортларында алырга мөмкин икәнлеген аңлатты. Шулай ук ир-егетләр өчен армия хезмәтенең дә мөһим булуын аңлатты.
-
"Сыйныф җитәкчесе-2017" 07.02.2017

Район күләмендә "Сыйныф җитәкчесе-2017" конкурсы бара. Әлеге конкурста мәктәбебездән башлангыч сыйныф укытучысы Фирая Зиннатулловна катнашты.
-
"Ел укытучысы-2017" 05.02.2017

Район күләмендә узган "Ел укытучысы-2017" конкурсында мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Камилевна катнашты.
-
Конкурс "Новогодняя сказка" 03.02.2017

4 сыйныф укучысы Салихов Илфар "Новогодняя сказка" дип исемләнгән республика күләмендә узучы конкурсның район турында катнашты һәм "Зимушка зима" исемле шигырь сөйләүчеләр номинациясендә 3 урынны яулады.










