муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Армспорт. 06.04.2019

Нижнекамск шәһәрендә Россиянең спорт мастеры Юрий Викторович Сорокин истәлегенә армрестлинг буенча ярыш узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән 7 укучы катнашты. Шулар арасыннан 5 укучы призлы урыннарга ия булдылар.
-
Канатлы дусларыбызны каршы алырга әзерләнәбез. 02.04.2019

Бүген мәктәп күләмендә сыерчык ояларына конкурс узды. Конкурста барлыгы 33 укучы катнашты һәм 33 оя ясалды. "Иң яхшы" дип табылган 3 оя районга җибәрелде. Конкурста актив катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
ВПР 02.04.2019

Бүген 11 сыйныф укучылары тарих фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эше (ВПР) эшләделәр
-
Коръән уку бәйгесендә катнаштык. 01.04.2019

Мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казан шәһәреннең Гаилә мәчетендә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дип исемләнгән Коръән уку бәйгесендә катнаштылар. Укучыларыбыз әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап дипломнарга һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.
-
"Кем ул лидер?" 01.04.2019

Бүген бездә мәктәбебезнең 2017 нче елгы чыгарылыш укучысы,2 ел рәттән "Детская общественная приемная" пароектында актив катнашучы, хәзерге вакытта югары уку йортында белем алучы Ләйлә Мубаракова кунакта. Ул республика күләмендә узучы "Кадровые резервы" конкурсында катнашучы буларак 9-11 сыйныф укучылары белән"Кем ул лидер?" дигән уен-квест уздырды. Укучыларга лидерлык төшенчәсен аңлатты, кызыклы конкурслар уздырды.
-
Волейболда 3 урын. 30.03.2019

Район күләмендә 2005-2006нчы кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта актив катнашып, мәктәбебезнең кызлар команадасы 3 урынны яулады. Молодцы!
-
Армспорт. 29.03.2019

Район күләмендә, өлкән тренер Фагыйл Гайнетдинов призына, армрестлинг буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 1 урынны яулады. Менә безнең призерлар: Хабибуллина Ә., Салахетдинова Э.,Ризванова Д., Габделхакова Р., Хабибуллина Ә., Гарипова Г., Асхадуллин А. Әлеге ярышның кубогы инде берничә ел рәттән мәктәбездә.Кубокны үзебездә калдыру өчен көчләрен кызганмаган егетләргә һәм кызларга рәхмәт.
-
"Спорт начар гадәтләргә каршы" 28.03.2019

Республика күләмендә узучы "Спорт начар гадәтләргә каршы" конкурсының муниципаль этабында мәктәбебезнең 8 сыйныф коллективы 1 урынны яулады.
-
Көрәш 27.03.2019

Район күләмендә авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә татарча көрәш ярышы үткәрелде. Әлеге ярыш мәктәбебез базасында узды. Ярышта мәктәпнең көрәшчеләр командасы 1 урынны яулады. Молодцы!
-
"Без бергә" 26.03.2019

Бүген республика күләмендә узучы "Без бергә" конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста мәктәбебезнең җырчы егете Хабибуллин Р. катнашты. Шулай ук биредә укучыларның һәм әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды.










