Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
| У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 03.10.2013

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан 3 октябрь көнне яраткан әби-бабаларыбызны, дәү әни-дәү әтиләребезне, барлык өлкәннәрне мәктәп ашханәсендә кунак иттек. Традиция буенча 5 сыйныф укучылары өлкәннәрне котлап концерт программасы белән чыгыш ясадылар
-
“Мәктәп сулышы” газетасының 1 нче саны дөнья күрде. 02.10.2013

Бүген “Мәктәп сулышы” газетасының 1 нче саны дөнья күрде. Укытучылар көне уңаеннан басылган бу газетада мәктәп яңалыклары, укучыларыбыз иҗат иткән шигырьләр, кызыклы мәгълүматлар, укытучылардан алынган интервью, котлаулар урын алды.
Газетаның иҗади коллективы:Закирова Камилә,Мухарлямова Мәрьям, Хасанова Әлфия, Хасанова Рәсимә
-
2 октябрь көнне “Укытучылар көне” 02.10.2013

2 октябрь көнне “Укытучылар көне” уңаеннан “Минем яраткан укытучым” исемле рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
1 октябрь – “Өлкәннәр көне” 01.10.2013

1 октябрь – “Өлкәннәр көне”.Өлкәннәрне бәйрәм белән котлау өчен укучыларыбыз, волонтерлар үз куллары белән открытка ясадылар. Алар һәрбер өлкән кеше янына барып открыткалар, ашханәгә чәйгә чакыру өләштеләр. Өлкәннәрне укучыларның ягымлы котлаулары бик шатландырды.
-
Балтач районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Абитов Зөфәр Мәүлитович белән очрашу 01.10.2013

30 сентябрь көнне мәктәбебездә куркынычсызлык айлыгы кысаларында 7-11 нче сыйныфлар өчен Балтач районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Абитов Зөфәр Мәүлитович белән очрашу булды.
-
Гриппка каршы профилактика чаралары 30.09.2013

30 сентябрь көнне иртәнге линейкада мәктәпнең шәфкать туташы Мухарлямова Г.Х. грип профилактикасы буенча үзенең киңәшләрен бирде.
-
акция "От чистого сердца" 28.09.2013

28 сентябрь көнне мәктәбебездә волонтерлар “Чын йөрәктән” исемле акция үткәрделәр. Кенәр коррекцион интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларга уку әсбапларын бик күп җыйнадык. Барлык әти-әниләргә, укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
27 сентябрь - «Тәрбиячеләр көне”. 27.09.2013

27 сентябрь - «Тәрбиячеләр көне”. Волонтерлар Карадуган ясле бакчасының барлык тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт!
-
“2012-2013 нче уку елына укыту-тәрбия эшчәнлегенә анализы” дигән темага ата-аналар конференциясе. 26.09.2013

25 сентябрь көнне “2012-2013 нче уку елына укыту-тәрбия эшчәнлегенә анализы” дигән темага ата-аналар конференциясе үткәрелде. Шулай ук конференциядә килгән кунаклар: Балтач районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Абитов З.М., ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Ф.Т., Балтач районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Файзрахманов Н.Н., Балтач районы үзәк шифаханәсе балалар табибы Шаязданова Е.А. чыгыш ясадылар.
-
“Внимание, дети!” акциясе кысаларында ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Ф.Т белән очрашу 25.09.2013

25 сентябрь көнне “Внимание, дети!” акциясе кысаларында ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Ф. Т.,профилактика эшчәнлеген алып баручы хезмәткәр Хадиева Л.М. белән берлектә 1-5 сыйныфлар өчен «Адымнар нык , юллар имин булсын» исемле уен оештырылды













