Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
| У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Аҗаган уеннары 26.02.2018

24 февраль көнне гимназиябездә хәрби- патриотик тәрбия айлыгы кысаларындаукучыларның зарыгып көткән "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Укучылар маршрут кәгазьләре буенча станцияләрдә ярыштылар. Ярыш бик кызу барды. Яшь - солдатлар граната аттылар, автомат сүтеп җыйдылар, беренче ярдәм күрсәттеләр. Байрак эзләделәр. Уеннар бик күңелле узды.
-
Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу 24.02.2018

22 февраль көнне гимназиябездә Муса Җәлил премиясе лауреатлары -композитор Эльмира Галимова, прозаик, "Казан утлары " журналынын баш мөхәррире -Рөстәм Галиуллин, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев белән очрашу булды. Очрашу бик күңелле үтте.
-
Халык ара Туган тел көне. 23.02.2018

21 февраль - Халык ара Туган тел көне. Шул уңайдан гимназиябездә матур чара үтте. Укучылар туган телгә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Батырлык ” дәресе 20.02.2018

19 февраль көнне гимназиябездә 8-11 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Батырлык ” дәресе үткәрелде. “Офицеры” кинофильмы күрсәтелде.
-
Югары класслар өчен профтестирование 19.02.2018

19 февраль көнне гимназиябездә укучыларның профессиональ мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан үзәк мәшгульлек хезмәткәре тарафыннан тикшерү үткәрелде.
-
Муса Җәлил призына хоккей ярышлары 17.02.2018

17 февраль көнне гимназиябез бозында Муса Җәлил призына хоккей ярышлары узды. Зур көч белән Карадуган гимназиясе егетләре 1 урынны яуладылар. Күчмә кубок кабат гимназиягә кайтты. Молодцы!
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2018

Бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбият укытучылары иртән укучыларны Җәлил шигырьләрен укып каршы алдылар.
Ә дәресләрдән соң Эльмира Масхутовна һәм Фәридә Фәритовна 5-7 нче сыйныф укчылары өчен Муса Җәлилгә багышланган конкурс оештырдылар
-
Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел 14.02.2018

Бөек язучы Лев Николаевич Толстойның тууына быел 190 ел була.Әлеге датага багышлап,гимназиябездә төрле чаралар башланып китте.
-
Изге Вәли- гашыйклар көне 14.02.2018

Бүген Изге Вәли- гашыйклар көне.Билгеле,безнең гимназия дә бу бәйрәмнән читтә калмады.Укучылар узләренең изге теләкләре язылган открыткаларын(валентинкаларын) дусларына,классташларына,укытучыларга тапшырдылар.
-
Гимназиядә районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучыларының семинары 14.02.2018

13нче февральдә безнең гимназиядә районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучыларының семинары узды.”Заманча педагогик технологияләр ярдәмендә укытуның нәтиҗәлелеген үстерү”темасына багышланган әлеге чарада татар теле һәм әдәбият укытучылары-Хаҗиева Фәридә Фәритовна 6нчы класста,Гарифуллина Эльмира Мәсхүтовна 9нчы класста ачык дәрес күрсәттеләр.













