МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | nurmass@inbox.ru, Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 389 учащихся/Бездә 389 укучы укый |
| У нас учат: | 47 педагога/Бездә 47 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Спартакиада 21.10.2016

15 октябрьда Саба районында уздырылган укытучыларның республика күләм җәйге спартакиадасында мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Исрафилов Ренат Нәкыйп улы гер күтәрү ярышында катнашып 2 урынны яулап кайтты.
-
«Полный контакт» 18.10.2016

16 октября ученица 5а класса Якупова Алина заняла 2 место в первенстве Приволжского Федерального округа по всестилевому карате «Полный контакт».
-
«Яшьлек! Нинди киләчәккә омтыласың?” 17.10.2016

15 октябрьдә мәктәптә академик, техник фәннәр докторы, дәүләт премиясе лауреаты, Түбән Кама шәһәренең почетлы гражданины Азат Шәймулла улы Зыятдинов белән «Яшьлек! Нинди киләчәккә омтыласың? ” дип исемләнгән очрашу-әңгәмә уздырылды.
-
Макулатура җыю 15.10.2016

14 октябрь көнне укучылар үзидарәсе макулатура җыю өмәсе уздырды.
-
Форпост 13.10.2016

13 октября директор Балтасинского центра «Форпост» Галимзянов Фирдинант Шарифзянович провел беседу на тему «Профилактика социально-негативных явлений, табакокурения»
-
Милли көрәш 10.10.2016

8 октябрьдә Балтачта Рафил Галимуллин истәлегенә уздырылган “Көрәш” ярышыннан Вафин Рамазан (32 кг. авырлыкта) 3 урынны, ә Мифтахов Динислам матур көрәш алымнары өчен бүләк алып кайтты. Тренерлары-Гарифуллин Н.Г.
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Бүген 11 сыйныф укучылары укытучыларны бүгенге һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 04.10.2016

10 нчы сыйныф укучылары “Укытучыңны котла” акциясе уздырдылар. Котлау хатлары ияләренә тапшырылды.
-
Урман утырту көне 04.10.2016

Мәктәбебезнең 9 а сыйныфы укучылары табигатьне саклау йөзеннән үткәрелгән "Урман утырту көнендә" катнаштылар, ылыслы агач үсентеләреннән яңа аллея утырттылар.
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2016

30 сентябрь көнне мәктәптә эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарны хөрмәтләү тантанасы булды. Оскар Уайльд пьесасы буенча куелган “Йолдыз малай” спектакле һәм концерт күрсәтелде, аннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.













