МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Норма, ул. Казанская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-683-17-22 |
| E-Mail: | nurmass@inbox.ru, Snur.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нурминская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллина Ляйсан Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 389 учащихся/Бездә 389 укучы укый |
| У нас учат: | 47 педагога/Бездә 47 укытучы укыта |
МБОУ «Нурминская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ (школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Балтачта Тинчурин театры 29.10.2013

28 октябрь көнне Балтач мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Шүрәле Online ” һәм “Сүнгән йолдызлар” дигән спектаклен күрсәттеләр. Безнең мәктәбебез укучылары да бу тамашаны бик ошатып кайттылар.
-
Татарча көрәш 28.10.2013

Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы истәлегенә үткәрелгән татарча көрәш ярышында 1996 нчы елгы һәм аннан түбән яшьтәге яшүсмерләр арасында мәктәбебез егетләре Мөҗипов Самат, Борханов Рәмис, Вафин Рафил,Галимуллин Илназ алдынгы урыннарны яуладылар. Молодцы егетләр!
-
Театр 28.10.2013

Хафизова Р.Ф. җитәкчелегендәге “Урман кызы” театр коллективы 26 нчы октябрь көнне Байлар Сабасында узган Шәүкәт Биктимеров исемендәге II ачык балалар театр сәнгате конкурсында II урынны яулады.
-
Кул көрәше 28.10.2013

Республика күләмендә шәхси команда беренчелегенә уздырылган кул көрәше ярышында Мөхәрләмов Илгизәр III урынны алып диплом белән бүләкләнеп кайтты. Афәрин!!!
-
“Экология һәм культура. Россиянең киләчәге” 28.10.2013

Октябрь аенда 1-11 классларда “Экология һәм культура. Россиянең киләчәге” дигән темага экологик дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Табигатьнең матурлыгын һәм ресурсларын саклау һәркемнең бурычы турында видеоролик каралды.
-
“Көз егете” 26.10.2013

25 октябрь көнне 9-11 нче класслар өчен “Көз егете” дигән тема астында уңыш бәйрәме үтте. Фотолар ...
-
Театр 25.10.2013

24 октябрь көнне Норма мәдәният йортында Әтнә Дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның “Җен алыштырган” пьесасын куйды. Спектакльне 1-6 нчы класс укучылары бик җылы кабул иттеләр.
-
«Замандаш» 24.10.2013

«Замандаш» укучылар оешмасының чираттагы утырышы булды. Анда киләсе атнага эшлисе күп эшләр планлаштырылды
-
“Өлгергән бәрәңге ” 23.10.2013

22 октябрь көнне 5-8 нче класслар өчен “Өлгергән бәрәңге ” дигән тема астында уңыш бәйрәме үтте. Фотолар алда...
-
“Көзге бал” 22.10.2013

21 октябрьдә 1-4 нче класслар да “Көзге бал” бәйрәме гөрләп узды. Фотолар...













