Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад № 5 комбинированного вида» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Балтасинский район, пгт. Балтаси, улица Наримана, дом 108/1 |
| Телефон: | +7(843)-682-34-40 |
| E-Mail: | detsad5-2014@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад № 5 комбинированного вида» |
| Руководитель: | Асхатдинова Гульнара Мухаметовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 140 ребёнок/ 140 бала |
| У нас учат: | 16/ 16 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад № 5 комбинированного вида» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Бабаемның орденнары. 20.04.2015

Кечкенәләр төркеме балалары бабайлары турында мәгълүмат туплауны дәвам итәләр. Бабаларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен алган орден - медальләре төркемебезгә ямь биреп торалар.
-
"Ачык ишекләр" атналыгы. 20.04.2015

Беренче нәниләр төркемендә әти – әниләргә “Урманда сәяхәттә” дип исемләнгән ачык шөгыль карарга тәкъдим ителде. Әлеге шөгыльдә балалар урманга сәяхәткә бардылар, урман хайваннары белән таныштылар.
-
17.04.2015

Зурлар төркеменә йөрүче балалар Бөтенрәсәй интеллектуаль конкурсында катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Җиңүче балалар сертификат һәм “Классики” дигән эмблема белән бүләкләнделәр.
-
17.04.2015

Район мәдәният үзәге сәхнәседә чакырылыш егетләре һәм аларның әти-әниләре өчен уздырылган концертта нәниләребезнең чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
-
Нәниләр физкультура шөгылендә. 16.04.2015

Беренче нәниләр төркеме физкультура инструкторы белән актив рәвештә шөгылләнәләр.Буген балалар, тупны дөрес юнәлештә тәгәрәтергә өйрәнделәр.
-
Беренче нәниләр төркемендә "Язгы урманда " проекты башланды. Балалар кунакка "Йомшаккай" килүенә бик сөнделәр. 15.04.2015

-
14.04.2015

2 нче нәниләр төркеме балалары тирә-юнь белән танышу максатыннан табигать почмагында тал агачының бөреләрен күзәтәләр.
-
Космоновтикалар көне 13.04.2015

Кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен Космонавтикалар көне уңаеннан күңел ачу чарасы уздырылды. Күңел ачу слайдлар ярдәмендә балаларның космос турындагы белемнәрен камилләштерүдән башланса, икенче яртысы күңелле уеннар белән үрелеп китте.
-
Ветераннар безгә Җиңү бүләк итте. 10.04.2015

Бүген "Ветераннар безгә Җиңү бүләк итте" дигән темага кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен бакча күләм белем бирү чарасы булды. Сайдлар ярдәмендә әзерләнгән чара балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерә. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтә.
-
Новые технологии дают возможность изучать английский язык весело и интересно! 09.04.2015








