МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3863 учащихся/1594 |
| У нас учат: | 846 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
2 нче декабрь көнне Түнтәр урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында укучыларның иҗадилыгын үстерү» һәм педагог-оештыручыларның «Мәктәп үзидарәсендә эш алымнары һәм юнәлешләре» темаларына семинар-киңәшмәләре үткәрелде. 03.12.2014

Киңәшмәләр эшчәнлегендә барлык урта һәм төп мәктәпләрнең педагог-оештыручылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф идарәсе методистлары, идарә җитәкчесе А. Ю. Зәкиева катнашты. Катнашучылар тәкъдим ителгән бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. Мәктәп директоры Р. Г. Мөхәммәдиева чыгышында Түнтәр мәктәбенең районда милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге буенча база мәктәбе буларак эшчәнлегндә максатлары билгеләнде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына 3, 4 нче сыйныфларда башлангыч сыйныф укытучылары Р. З. Исмәгыйлева, М. Р. Хәкимова тарафыннан әдәби уку дәресләре, 7 нче сыйныфта Х. Г. Ибраһимованың Ф. Хөсни «Йөзек кашы» темасына дәрестән тыш уку, Л. М. Нәкыйпованың 8 нче сыйныфларда «Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр» темасына татар теле дәресе тәкъдим ителде.
Педагог-оештыручылар Тунтәр мәктәбеннән Г. М. Шәрәфиева, Нөнәгәр мәктәбеннән Г. Г. Усманова, Чепья мәктәбеннән И. Г. Чупанова оештырган тренингларда катнаштылар. Шулай ук барлык кунаклар игътибарына «Ана-бөек исем» дип аталган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу-әдәби музыкаль кичә күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды, укытучыларга тәкъдимнәр җиткерелде. Мәгариф идарәсе методистлары Ф. Т. Сабирова, А. И. Такиева республика һәм район күләмендә милли мәгариф һәм балалар оешмалары эшчәнлеге юнәлешендәге проблемалар, алга куелган бурычлар турында фикерләрен җиткерделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.
-
Всемирный час кода 02.12.2014

В период с 4 по 12 декабря 2014 года в рамках международной акци