МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3863 учащихся/1594 |
| У нас учат: | 846 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте 04.04.2018

3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй
«Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Быел районыбызның 16 мәктәбеннән 32 укучы (төрле номинацияләрдә 39 эш) икенче турга узды. Бүген әлеге укучылар Арча шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
27 март көнне Балтач мәктәбе базасында “Фәнгә адымнар-2018” дип исемләнгән республика күләм фәнни-эзләнү конференциясе булып узды.
02.04.2018
27 март көнне Балтач мәктәбе базасында “Фәнгә адымнар-2018” дип исемләнгән республика күләм фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Бу конференциядә республикабызның төрле төбәкләреннән барлыгы 71 укучы катнашты. Укучыларның эшләрен бәяләү өчен Татарстан Республикасының Фәннәр академиясеннән мәртәбәле кунаклар да кайтты:
-Якташыбыз Мазгаров Әхмәт Мазгарович - Фәннәр академиясенең президиум киңәшчесе (советник), академик, техник фәннәр докторы, профессор;