• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3863 учащихся/1594
У нас учат: 846 педагогов

Новости отдела образования

Тукай укулары

Опубликовано: 14.04.2016

Тукай укулары

Ел саен районыбызда апрель-туган тел айлыгы зурлап үткәрелә. Бу уку елында исә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, әлеге чаралар тагын да киңрәк масштаб алды. Тукайның туган көненә багышланган чаралар үткәрү турнда Президентыбызның Указы чыкканнан соң, район башкарма комитетының карары нигезендә районда чаралар планы төзелде. Әлеге планга мәгариф оешмаларында апрель аен туган тел айлыгы итеп игълан итү,   күргәзмәләр оештыру, бәйрәм иртәләре, бәйгеләр, тәрбия сәгатьләре, Тукай дәресләре үткәрү, мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү кебек чаралар кертелде.

13 нче апрель көнне шундый чараларның берсе-Тукай укулары Салавыч лицеенда үтте. Тукай укуларына әзерлек чаралары мәгариф оешмаларында февраль аенда ук башланды.    Тукай укулары кысаларында кечкенә һәм урта сыйныфлар өчен үткәрелгән рәсем, әсәрләрне сәхнәләштерү бәйгеләренең җиңүчеләре алдан билгеле иде  инде. Ә менә югары сыйныфлар өчен оештырылган фәнни-гамәли өлешендә җиңүчеләр шул көнне генә,  секцияләр  эшчәнлегеннән соң ачыкланды.  

Укуларны ачу тантанасында башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. “Казан утлары” редакциясеннән журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ибраһимов Илфак Мирза улы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, татарча дәреслекләр авторы, яшь галим Ханнанов Рамил Гомәр улы, “Казан утлары” журналында басылган “Бибимәмдүдә” бәянының авторы, язучы Әмирханов Марат,  “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, журналист, шагыйрь Фәнил Фаил улы Гыйләҗевның чыгышларын укуларда катнашучылар бик җылы кабул итте.

Менә алар район күләмендә уздырылган Тукай укуларының җиңүчеләре

 

 “Г. Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә” бәйгесе

 I  урын - Балтач гимназиясе” укучысы Эшмуратова Ләйлә  (җитәкчесе Идрисова Н. М.);

II урын -  «Салавыч күппрофильле лицее» укучысы Хөснетдинова Алинә  (җитәкчесе Латыйпова Г. Г.);

 «Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Сабиров Рамил  (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);

«Смәел урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Зиннәтуллин Аяз (җитәкчесе Нәбиева Г. Х.);

 «Норма урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Әхкямов Фидәил (җитәкчесе Нәсыйхова Г. Р.);

III урын - «Б. Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясе» укучысы Әхмәтҗанов Марсель  (җитәкчесе Гыйззәтуллина Т. М.);

«Чепья урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Рәхимова Айгөл (җитәкчесе Сөләйманова И. Г.);<