Ә нәрсәне дә булса уйлап табу ул һәрчак хәйран калу белән беррәттән соклану да тудыра. 18 май көнне район Мәдәният үзәгендә үткән “Талантлар парады –2016” кичәсендә дә исең китәрлек эшләр күп иде. Алар бернинди дә галимнәр уйлап тапмаган, балалар үз куллары белән ясаган, ә моңа балаларыбызны хөрмәтле укытучыларыбыз гыйлемгә дә, эшкә дә өйрәткән. Гыйлем өстәүгә һәм эш белүгә җитми шул.
Кичен бистә үзәге инновацион күргәзмәне хәтерләтте. Ыспай итеп киенгән егетләр-кызлар, укытучы абый-апалары белән берлектә, нинди һөнәрләргә ия икәнлеген күрсәтте. Мәйданга башкаладан килгән дәрәҗәле кунаклар – Татарстанның атказанган һәм халык артисты, яраткан райондашыбыз Римма Ибраһимова, ТР Президенты каршында эшләп килүче мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды рәисе Нурия Хашимова белән берлектә мөхтәрәм район җитәкчелеге дә күтәрелгәч, күргәзмә җитди төс алды, һәркем үзенең иҗат җимешен тәкъдим итәргә әзерләнергә тотынды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бер генә иҗади эшне дә читләтеп узмады, һәммәсенең эшләп күрсәткәнен күзәтте, фикерләре белән кызыксынды, отышлы булганнарын кулланышка кертергә кирәк дип белдерде. Балаларның үз ачышларын фәнни һәм гамәли яктан да бәян итүләре ошады булса кирәк, һәрберсенә чын күңелдән кулларын кысып, дипломнар тапшырды. Күргәзмә мәдәни үзәкнең кече концерт залында дәвам итте. Биредә кул эшләре таң калдырды. Мәгариф идарәсе ел дәвамында откан Грантын сигез мәктәпкә бүлеп биреп, түгәрәкләр эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм иткән. Хәйраннар каласың , мәсәлән, гимназиялеләр календарьлар, блокнотлар эшли, Салавыч мәктәбе авыл хуҗалыгы техникасына охшатып трактор ясаган, Пыжмарадан кыз бала калайдан бизәкләр төшерә, Түнтәр журналистлары үзләре нәшер иткән гәҗитне өләшә, парадта катнашучылардан интервьюлар ала. Район башлыгын җәлеп иткәне – Карадуган мәктәбеннән килгән сыер савучылар иде, “Менә болары районыбызга иң кирәкле һөнәр ияләре” диде ул. Миллениум күпере проектын барып-өйрәнеп эшләгән Түнтәр мәктәбе укучылары янында озак кына тукталып, экологик яктан чиста өй проекты белән дә кызыксынды, әлеге эштә гүзәл затларның да кызыксынуына сокланып, кызлар да өй сала икән, дип куйды. Норма мәктәбе укучылары чын балны ялганыннан ничек аерырга өйрәтте, шул ук вакытта алар махсус приборлар ярдәмендә үзебез сулый торган һаваны да тикшерә... Бар да бар монда... тегәләр дә, чигәләр дә, бизәк тә төшерәләр, чәчттараш та эшли, маникюр да ясыйлар, презентация дә эшләп куялар... Язып кына бетерә торган түгел. Соңыннан чараның тантаналы өлешендә сәхнәдә чыгыш ясаганда Рамил Нотфуллин: “Кү