• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3863 учащихся/1594
У нас учат: 846 педагогов

Новости отдела образования

“Яшь педагоглар мәктәбе

Опубликовано: 11.09.2018

6 сентябрь көнне Салавыч күппрофильлелицеенда “Яшь педагоглар мәктәбенең” 2018-2019 нчы уку елының планы нигезендә “Укыту-тәрбия процессында заманча белем бирү технологияләре” дип исемләнгән район семинары булып узды. Семинарда мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнусовна, мәгариф идарәсе белгечләре Резида Саләхиевна һәм Гөлназ Нурулловна, ветеран укытучы Гарапшина Раушания Зөфәровна, районның 20 яшь укытучысы, Салавыч лицееның тәҗрибәле укытучылары катнашты. Семинар яшь укытучыларга һөнәри осталыкларын арттыру, эшләрендә юнәлеш бирү, белемнәрен тагы да киңәйтү максатыннан үткәрелде. 

Яшь укытучыларны иң элек лицей директоры Люция Харисовна сәламләде, семинар эшендә уңышлар теләде.Ветеран укытучы Гарапшина Раушания Зөфәровна яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнусовна укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырырга кирәклеген билгеләп үтте, укучыларның эшчәнлеген чагылдырганда предмет, метапредмет, шәхескә юнәлтелгән көтелгән нәтиҗәләрне бәян итүнең мөһимлеген ассызыклады. Районга яңа эшкә кайткан 7 яшь белгечкә дә Алия Юнусовна узенең теләкләрен җиткерде, район мәгарифен үстерүдә аларның роле зур икәнен әйтте. Шулай ук һәрберсенә истәлекле бүләкләр биреп, “Икмәк” кулланучылар җәмгыятенең сертификатларын тапшырды.

Укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Котдусовна һәм лицейның иҗади төркем “СТО” җитәкчесе Резеда Габдулхаковна үз чыгышларында  яшь укытучыларга Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында документларны формалаштыру, эш программалары төзү, эш тәҗрибәңне тарату, балаларның сәләтен ачыклау һәм үстерү юлларын бәян иттеләр. Аннары хезмәт юлларын күптән түгел генә башлаган укытучылар лицейның тәҗрибәле укытучыларының дәресләрен карадылар, мастер-классларда булдылар. Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Резеда Сәләхиевна профсоюз оешмасының эшчәнлегенә, аның әһәмиятенә тукталды, яшь укытучыларга профсоюз билетлары тапшырды.