Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 63 воспитанника/ 63 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 9 педагогов/ 9 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Йомры икмәк. Фольклор кичә. 15.05.2017

Әй нәниләр, нәниләр
"Ардык без". - дип әйтмиләр.
Яңа әкиятләр сәхнәләштереп
Җырлыйлар да бииләр!
Әйе, иң кечкенәләрнең икенче төркеме балалары "Йомры икмәк" әкиятен яңача сәхнәләштереп, милли уеннар, җырлар-биюләр кертеп, фольклор кичәсе күрсәттеләр.
-
Һәйкәлгә экскурсия! 05.05.2017

Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме һәйкәлгә чәчәкләр куеп, сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
-
Бездә кунак! 28.04.2017

Бүген бакчабызда Яңгул янгын сүндерү бүлеге вәкиле катнашында бик кызыклы һәм файдалы очрашу булды, балаларга бик кирәкле мәгълүмат бирелде. Балалар 30 апрель - янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан "Урманда янгын" исемле әкиятне сәхнәләштерделәр.
-
Без - табигать дуслары 27.04.2017

Кечкенәләр төркемендә экологик тәрбия буенча әңгәмә- сәяхәт
-
Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда! 26.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Милләтемнең горурлыгы - Тукай туган бу айда!" исемле бәйрәм иртәсе үткәрделәр, "Кәҗә белән Сарык әкиятен" рус телендә сәхнәләштерделәр.
-
Без - Тукай шәкертләре 25.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында бакчабызда уртанчылар төркеме катнашында "Без - Тукай шәкертләре" исемле бик матур бәйрәм иртәсе булып узды.
-
Тукай- безнең йөрәкләрдә 24.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында икенче кечкенәләр төркемендә "Габдулла Тукай - безнең йөрәкләрдә" исемле бэйрэм иртәсе булып узды
-
Экологик шөгыль 24.04.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә "Аю лап-лапка ярдәм итәбез" исемле экологик шөгыль булды. Балалар табигатьне саклау, аны пычратмау хакында бик теләп белемнәрен арттырдылар
-
Туган тел бәйрәме 21.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында бакчабызның беренче кечкенәләр төркемендә "И туган тел, и матур тел" исемендә бәйрәм иртәсе булды
-
Бәйгедә - I урын! 20.04.2017

Бакчабыздан Сабиров Ильмир "Хезмәт" газетасы редакциясе үткәргән "Өлкәннәр күрмәгәндә" фотосурәтләр бәйгесендә катнашып, I урынны яулады. Котлыйбыз, Ильмир, киләчәктә уңышлар телибез!









