Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 57 учащихся,7 воспитанников/57 укучы, 7 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Авыл җирлеге концерты 28.03.2017

Авыл җирлеге концерты
“Хезмәтем һәм җыр моңнарым сиңа, Балтачым” дип исемләнгән авыл җирлеге концертында мәктәбебез коллективы да катнашты. Биюче кызларыбызның һәм җырчыларыбызның чыгышларын халык яратып кабул итте.
-
Күргәзмә 28.03.2017

Күргәзмә
“Хезмәтем һәм җыр моңнарым сиңа, Балтачым” дип исемләнгән авыл җирлеге концертында мәктәп кул эшләре күргәзмәе оештырды.
-
«Без бергә” конкурсы нәтиҗәләре 26.03.2017

«Без бергә” конкурсы нәтиҗәләре
Мәктәбебез укучылары республикакүләм «Без бергә” конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар. Бию буенча “Мизгел” бию төркеме (җитәкчесе Зәйнетдинова Э.Р.), нәфис сүз осталары Нургалиев Рүзәл (җитәкчесе Шәрәфиева Г.М.) һәм Нәкыйпова Нәргизә (җитәкчесе Нәкыйпова Л.М.) 2нче урынга лаек булдылар.
-
Олимпиадада җиңү 25.03.2017

10 сыйныф укучысы Галиахметов Айрат физика фәненнән республикакүләм олимпиадада призер булды. Укытучысы: Ибраһимов А.В. Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә.
-
Сынау имтиханнары
23.03.2017
9 һәм 11нче сыйныф укучылары язгы каникул вакытында төрле фәннәрдән сынау имтиханнары бирделәр.
-
Көтеп алган каникул! 21.03.2017

Укучыларның язгы каникул вакытлары күңелле һәм файдалы үтте. Алар каникул чорында мәктәптә күп төрле ярышларда, уеннарда катнаштылар. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә экскурсияләргә бардылар.
-
Хәвефсез каникуллар 18.03.2017

Участок полиция вәкиле Волков В.Ю. һәм ПДН инспекторы Накипова А.Л. лар каникулга китәр алдыннан укучылар белән профилактик беседа үткәрделәр. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр.
-
Кызыклы кичә 17.03.2017

Инглиз теле укытучылары Кәримова Ч.З. һәм Гарифуллина Л.В. 7-11 сыйныф укучылары белән берлектә интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
“Без бергә” конкурсы 15.03.2017

Мәктәптә “Без бергә” республика конкурсының мәктәп этабы үткәрелде. Укучылар үзләренең матур чыгышларын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә халык биюләре һәм җырлары башкарылды, иң яхшы номерлар сайлап алынды.
-
Табигать айлыгы 14.03.2017

Апрель ае мәктәптә табигать айлыгы дип игълан ителде. Айлык кысаларында күп төрле чаралар планлаштырылды. Биология укытучысы Нәбиуллин А.Г. 5-7 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен үткәрде. Әлеге уенда укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.













