Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Мини-футболда өченче! 06.01.2018

Мини-футболда өченче!
Район мәктәпләре арасында үткәрелгән мини-футбол ярышында Субаш мәктәбенең “Титан” командасы өченче урынга лаек булды. Афәрин, егетләр! Яңадан да ярышларда сынатмассыз дип ышанып калабыз. Бик зур рәхмәт әзерләгән тренерларыХуснетдинов Азат Альбертовичка. -
Сихри авылыбыз! 29.12.2017

Сихри авылыбыз! Әйе авылыбыз халкы яңа елны һәр ел саен зарыгып көтеп ала, капка төпләрен искитмәле итеп бизәп, сыннар белән баета.
-
Хәсән күленә сәяхәт! 27.12.2017

Кышкы матурлык, искиткеч гүзәллек сарыф итә туган ягыбызда. Мәктәбебезнең уңган спорт сөюче укучылары һәм мөгаллимнәре каникул чоры булуга карамастан Хәсән күленә сәяхәткә чыгып киттеләр!Җитәкчеләре Хөснетдинов А.А, Чириков А.Г.
-
Консультацияләр . 25.12.2017

Кышкы каникулның беренче көне булуга да карамастан мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен рус теле, математика һәм сайланма фәннәрдән консультацияләр уздырыла.
-
"Яңа ел тамашасы" концерт !
24.12.2017
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, әти-әниләре тарафыннан оештырылган "Яңа ел тамашасы" дип исемләнгән концерт кичәбез 23 нче декабрь кичендә булып узды! Барлык катнашкан , әзерлеккә үзләреннән күп көч куйган хәммә кешегә зур рәхмәт белдерәбез!
-
Күмәк шуу 24.12.2017

25 нче декабрь көнне мәктәбебез укучылары, әти -әниләре һәм дә укытучылар өчен КҮМӘК ШУУ уздырыла! Башлана сәг 17:00 дә.Рәхим итегез. Үзегез белән конькиларыгызны алып килергә онытмагыз!
-
Кар сыннары!
23.12.2017
Мәктәбебез әйтерсеңлә үзенә чакырып тора. Чөнки һәр көн безне барчабызны да капка төбеннән Кыш бабай белән Кар кызы һәм Яңа елыбызның хуҗасы эт каршы ала, озатып кала. Шулай ук башка әкият геройлары әтәч, дельфин , пингвин, куян дисеңме күз явын алырлык булып балкып торалар.
-
Рәсем конкурсы 23.12.2017

"Яңа ел" - дип исемләнгән рәсем конкурсы мәктәбебездә оештырылды. Барлык сыйныфлардан да ясалган рәсемнәр күргәзмәгә куелып тавыш бирелде, жюри әгъзалары урыннар билгеләделәр.
-
Кыш бабай , бабакай! 22.12.2017

Кыш бабай , бабакай,
Безне бик ярата...
Ул безгә яңа ел,
Бүләге тарата...
Күптән көтеп алган, яраткан Яңа елыбыз да килеп җитте.Мәктәбебез укучылары өчен кызыклы, мавыктыргыч, һәм шул ук вакытта күңелле бәйрәм оештырылды...Килгән әти -әниләр балалары белән бергә уйнап, күңел ачып, чын күңелдән ял итеп кайттылар.
-
Год экологии -2017 20.12.2017

Экология елы уңаеннан оештырылган кичәләрдә, акцияләрдә актив катнашкан өчен мәктәбебезгә сертификат бирелде.

















