Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Новости школы
Укучылар оешмасында яңалыклар
Опубликовано: 08.09.2010
Яңа уку елына « Йолдыз» укучылар оешмасы составын үзгәртер өчен лидерлар сайлау, югары сыйныф укучыларын тагын да яхшырак белү максатыннан чыгып, 8-10 сыйныфлар арасында « Мин нинди?» дигән темага анкета сорауларына җавап бирү уздырылды.
Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучылар әле алда туган проблемаларны олылардан башка үзләре генә хәл итә алмый. Лидер буласы килә, мин булдырам дигәннәре 1-2 генә. Лидер булырга миндә теге яки бу сыйфат җитми дигәннәре – 15-18 %. Проблемалы ситуацияне ничек үзгәртергә белмим дигәннәре- 30-35 %. Миңа барыбер дигәннәре- 15-20%.
Укучылар район, республика конкурсларында катнашу- узеңне сынау, максатка ирешергә өйрәнү дип кабул итәләр. Үз фикерен курыкмыйча әйтә, яклый ала торганнар 5-8 %.
Анкета сораулары буенча безнең 8-10 класслар оялчан, күпмедер дәрәҗәдә куркалар, үз көчләренә ышанып җитмиләр дигән фикергә килергә була.
Анкеталауны, узган уку елларындагы эшләрне анализлап, «Йолдыз» укучылар оешмасы үзидарәсенә яңа состав билгеләнде.
Укучылар оешмасы президенты 9 класс укучысы Гафурҗанова Ф, ярдәмчесе Гильмуллина А. Уку министрлары- Вафин И, ВафинР; матбугат министрлары- Хакимҗанов Р, Гайнетдинов И; Хезмәт министрлары- Фәезов Р, АбдрахмановБ, Сергеев И; Сәнгать министрлары- Һадиева З, Федорова Г, Нәбиева Н, Иванова А: Чисталык министрлары- Николаева Л, Нәбиева Г, Нуриева Г: Спорт министрлары Николаев Т, Шакиров Р: Тимурчылык комитеты җитәкчесе Дмитриев Л, Вожатыйлар комитеты җитәкчесе- Гильмуллин С.
Һәр министрлык өчен нигезләмә эшләнде.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәлне җыештырырга график төзелеп куелды.
Педагог- организатор Павлова Г.Г
К списку новостей

















