Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Новости школы
9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) быел 3 этапта үтәчәк
Опубликовано: 18.02.2017
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә: төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ).
Тугызынчы сыйныф укучылары тулы урта гомуми белем турында аттестатны алу өчен ике мәҗбүри фәннән имтихан тапшырырга тиеш – рус теле һәм математика. Калган ике имтиханны алар үзләре сайлап алырга хокуклы.
Тулы урта гомуми белем турында аттестатны алыр өчен укучы дүрт предметтан да имтиханнарны уңышлы тапшырырга тиеш. Әгәр укучы дәүләт йомгаклау имтиханнарында бер яки ике предметны начар тапшырса, ул аны өстәмә көннәрдә килеп, яңадан биреп карый ала.
Әгәр дә 9 сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарыннан ике һәм аннан артык уку предметыннан имтиханны тапшыра алмаса, яисә яңадан биреп тә, шул фәннәрнең берсеннән начар билге алса, ул дәүләт йомгаклау имтиханнарын сентябрь аенда яңадан биреп карый ала.
9 сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) 2017 елда 3 этапта үтәчәк. Вакытыннан алда – 20 апрельдән 6 майга кадәр, төп дулкын – 26 майдан 24 июньгә кадәр һәм өстәмә дулкын (сентябрь аенда) – 5-22 сентябрьдә.
Источник: http://belem.ru/node/7180
К списку новостей

















