Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Новости школы
Күңелебез белән яхшылыкка омтылып яшибез!
Опубликовано: 11.04.2017Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне безнең мәктәп укучылары да ел саен гадәткә кертте. Бу ел да конкурсыбызда җиңүче итеп 5 нче сыйныф укучысы Нурмухаметов Дилюс билгеләнде.
Сыерчык оясы ясаучыларга киңәшләр:
— Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар (сыерчык өчен “баскыч”) ясарга кирәк.
— Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
— Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга мөмкин.
— Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
— Аны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.
К списку новостей

















