• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Субаш төп гомуми белем мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-683-74-25
E-Mail: subash15@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Нурмухаметова Фирдия Нурулловна
Год основания учреждения: 1931
У нас учатся: 38 обучающихся и 19 воспитанников
У нас учат: 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель

Новости школы

Ата-аналар университеты

Опубликовано: 19.02.2011

 Мәктәбебездә 18 нче февраль көнне әти-әниләр, районнан килгән кунаклар белән берлектә ата-аналар университеты булып узды. Бу җыелышка социаль яклау бүлегеннән Шакирова Рәйханә Гыйлфановна белән психолок Газизова Илсөяр Илгизовна, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, милиция капитаны Шакирова Ләйсән Маратовна, авылның фельдшер-акушеры Фатхрахманова Зөһрә Хабировна чакырылды.

 Университетның беренче өлешендә тәрбия эшләре завучы Петрова Г.Н. мәктәптәге тәрбия эшенең торышын, укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә алып барылган бәйрәмнәр, кичәләрнең әһәмияте турында сөйләде. Аннары инде сүз килгән кунакларга бирелде.

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, милиция капитаны Шакирова Ләйсән Маратовна чыгышы күр кенә әти-әниләрне уйланырга мәҗбүр итте. Районда укучылар тарафыннан эшләнгән җинаятьләрне әйтеп, мисаллар китерде. Субаш җирлегендә андый җинаять башкаручыларның юклыгын да азсызыклап үтте.

Социаль яклау бүлегеннән Шакирова Рәйханә Гыйлфановна бюарлык әти-әниләрне кызыксындырган сорауларына җавап бирде, гаиләләргә нинди пособиеләр каралганын җенткеләп сөйләде.

Психолок Газизова Илсөяр Илгизовна үз чиратында гаиләдә әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәте турында, балаларга карата каты чаралар куллануның бала өчен бик тә психологик яктан начар икәнлеген әйтеп узды.

Авылның фельдшер-акушеры Фатхрахманова Зөһрә Хабировна дөрес туклану турында сөйләде. Барлык авыру да дөрес тукланмаудан башлана дип башлады ул үз чыгышын. Хәзерге заманда барлык диярлек кибеттәге продукция составында химия продуктлары барлыгын, шуңа күрә натураль продуктлар гына ашарга киңәш итте.

Тәрбия завучы Петрова Г.Н. райондагы ГТО нормаларын әйтеп узды, монда катнашу һәркем өчен кирәклеген әйтте.

Университетның икенче өлеше мәктәптә уку торышы, беренче ярты еллыкка йомгак ясау һәм ГИА. ЕГЭ га багышланган иде. Монда инде сүз укыту буенча директор урынбасары Габитова С.И. чыгыш ясады. Ул әти-әниләрне, килгән кунакларны уку нәтиҗәләре һәм укучыларның , укытучыларның уңышлары белән таныштырып ките. Аннары инде ГИА һәм ЕГЭ дагы үзгәрешләр белән таныштырды.



К списку новостей