Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Новости школы
Каенсар авылында һәйкәл янында зур тантаналы кичә үткәрелде
Опубликовано: 08.05.20178 нче май көнне Каенсар авылында Гарифҗан Галиевич тарафыннан төзелгән һәйкәл янында зур тантаналы кичә үткәрелде.
Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен бүген тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкинлек булды. Бу Гарифҗан Галиевичның укучыларга сөйләгән сугыш турындагын истәлекләрендә, әйткән теләкләрендә ачык яңгырады. . “Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни икәнен белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз, сугышның чын йөзен күрегез, балаларыгызга да сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Бу сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса мин дә, сез дә, сезнең якыннарыгыз да булмас иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!”
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
К списку новостей

















