Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Новости школы
Татар сөлгесе - күңел көзгесе!
Опубликовано: 28.05.2018"Татар сөлгесе - күңел көзгесе!" - дип юкка гына әйтмиләрдер мөгаен.Чулпы – беләзекләре белән, калфаклары белән, читекләре белән һәм сөлгеләре белән элек- электән дан тоткан халык, әмма аларны эшләү, бик зур зәвык, бик олы тырышлык, осталык һәм түземлек таләп иткән. Бизәкле сөлгеләр сугуны, мәсәлән, кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма – корылмалары булган. Гадәттә, яшь кыз үз гаиләләрендә әбисеннән, әнкәсеннән, өлкән апасыннан өйрәнү сабагы үткән. Һәр авылда диярлек әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары да булган, әлбәттә, тырыш һәм элек һөнәргә һәвәс кыз бала шундый осталар янына барып та өйрәнгән яки андый дан шөһрәтле останы өйгә чакыру гадәте дә яшәп килгән. Алар туку станогы серләренә дә өйрәткәннәр. Һәр бизәк үзгәрә-үзгәрә, яңа бизәк тудырган. Һәм һәр кыз бала үз сөлгесенә, үз җанындагы бизәкне төшергән. Кагыйдә буларак, тастымал тукымалары, я җитеннән, я киндердән, я мамык җепләреннән тукылган. Элекке гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан мәктәбебездә дә туку станогы чынга ашырылды.Укучыларыбыз технология укытучысы Фаязов Ленар Ахмәт улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хөснетдинов Азат Альберт улы ярдәме белән хәзерге вакытта сөлге тукыйлар. Сөлге – иң олы бүләк тә, йортның бизәге, нуры да, көндәлек тормышыбызда алыштыргысыз йорт кирәк-ярагы да, мәртәбәле кунакларны каршылауда кулланыла торган милли ашъяулык та.
К списку новостей

















