Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалтинская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Шалты төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423944, Республика Татарстан, Бавлинский район, c. Шалты, ул. Новая, д. 6 |
| Телефон: | +7(85569) 3-86-29 |
| E-Mail: | shkola-shal2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шалтинская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Ильнур Саетнурович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 18 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Памятка об оказании содействия гражданам в случае международного похищения детей
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Тагын бер бәйге
04.12.2015
4 һәм 5 сыйныф укучылары арасында "Умники" һәм "Умницы"" командалары ярышты. Бу математик бәйге бик күп кызыклы биремнәрне үз эченә керткән. Кызлар һәм малайлар бер- берсенә сер бирерлек булмады , "Дуслык" җиңде.
-
Математик КВН
01.12.2015
Математика айлыгы кысаларында 6-8 сыйныф укучыларыннан торган "Крестики" һәм "Нолики" командалары арасында КВН узды. Кызыклы башваткычлар , катлаулы мисаллар, тапкырлылыкка биремнәр эшләгәннән соң 23кә 24 очко белән "Нолики" командасы алга чыкты.
-
Бәйгеләр
30.11.2015
Дүшәмбе линейкасында атналык яңалыкларына күзәтү ясаганнан соң, әниләр көне уңаеннан үткәрелгән әдәби һәм рәсем бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде һәм бүләкләнде.
-
Әниләр бәйрәме
28.11.2015
Мәдәният йорты эшчәннәре белән берлектә әниләр көне бәйрәме тамашасында мәктәпнең барлык укучылары да диярлек катнашты. Һәр укучының әнисе бу бәйрәмнән матур хис-тойгылар белән кайткандыр дип ышанасы килә.
-
Кышкы күңелсезлекләр.
24.11.2015
Кыш бик үзенчәлекле ел фасылы инде ул, әлбәттә. Без аны сагынып көтеп алабыз. Чисталыгы белән беррәттән ул үзенә генә хас җайсызлыклар да алып килә шул. Шундый күңелсезлекләрнең берсе Баулы мәктәпләренең берсендә үзе турында сиздерде дә инде. Шул уңайдан "Укучылардан таләп ителүче саклык чаралары" темасына әңгәмә узды. Күңелсез хәлләр безне читләтеп үтсен иде инде.
-
Сизгер булыйк
20.11.2015
Бөтен илдә бара торган күңелсез террористик вакыйгалар барыбыздан да аерата сизгерлек сорый. Һәр класста шул турыда сөйләшүләр узды, аңлату эшләре алып барылды, инструктажлар үткәрелде. Бәла барыбызның да аягы астында гына, сизгер булыйк, сак булыйк.
-
Күңелле математика
18.11.2015
Математика айлыгы кысаларында "Тапкырлау таблицасын иң яхшы белүче" бәйгесе үткәрелде. Бу исемгә 7 сыйныф укучысы Салахова лаек булды. Айлык әле дәвам итә, алда яңа бәйгеләр, яңа көч сынашулар. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Суицид куркынычы
13.11.2015
"Дөнья матур, дөнья киң" дип исемләнгән кызыклы, музыкаль тамаша узды. Бу күңел ачу кичәсе суицидка каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде. Чараны музыка укытучысы Гильфанова Н.С. хткәрде.
-
Уфага сәяхәт
02.11.2015
Мәктәпнең иң актив укучылары көзге каникулда Баулы шәһәренең 1 мәктәбе һәм гимназия укучылары белән бергә Уфа шәһәренә экскурсиядә катнаштылар. Лимонариумга сәяхәт онытылмас хисләр калдырды.
Самые активные уч-ся 5-8 классов во время осенних каникул вместе с учащимися 1 школы и гимназии г.Бавлы совершили поездку в г.Уфа БР. Незабываемые чувства получили ребята посетив Лимонариум.
-
Ата-аналар җыелышы.
30.10.2015
Бүген мәктәптә "Туган йорт җылысы " темасы астында ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта беренче чирек йомгаклары һәм мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре каралды.
Сегодня в школе прошло родительское собрание , где рассмотривались вопросы успеваемости 1 четверти и вопросы внутришкольной дисциплины.









