Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Скажем коррупции "Нет!" 18.11.2021

Поздравляем участников муниципального этапа республиканского конкурса творческих работ (сочинений-эссе) обучающихся на родном языке "Скажем коррупции "Нет!" Нуретдинова Рифата, ученика 9 класса (1 место) и Нургалиева Аяза, ученика 5 класса (2 место). Желаем успехов в учебе!
-
«Джалиловские чтения» 18.11.2021

10 ноября 2021 года в он-лайн формате прошел муниципальный этап IV Международный литературный конкурс чтецов «Джалиловские чтения». Гиззатуллина Лиана, ученица 8 класса, стала победителем. Поздравляем!
-
27 сентябрь - Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне 27.09.2021

27 сентябрь - Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!
Хөрмәтле хезмәттәшләребез Эльвина Александровна, Румия Рамилевна , Гөлчәчәк Ринатовна, Гөлназ Ринатовна!
Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә тынычлык, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар! Мәктәп коллективы исеменнән мәктәп директоры И.Ш Халиуллин. -
Президент белән очрашу 15.09.2021

Баулы районыннан Хәлиуллиннар Татарстан президенты белән очрашуга барды
Укырга:http://bavly-tat.ru/news/kөn-temasyi/bauly-rayonynnan-khliullinnar-tatarstan-prezidenty-beln-ochrashuga-bardy -
«Татарча диктант» 10.09.2021

Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант ЯЗ» акциясе бөтен Җир шарында яшәүче катнашучыларны җыя. Аның максаты - татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу. «Татарча диктант» быел алтынчы тапкыр узды. Диктант белән кызыксынучылар даирәсе елдан-ел арта бара. 2019 елда 100 меңнән артык кеше катнашса, 2020 елда катнашучылар саны 300 меңнән артып киткән.
Без дә 10 нчы сентябрь көнне мәктәптә татарча диктант яздык. Әлеге чарада Татар Кандызы мәктәбе коллективы, авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Мәктәп директоры И.Ш Халиуллин. -
Укытучылар көне уңаеннан 05.09.2021

4 нче октябрь мәктәпкә районыбыз җитәкчеләре Ринат Газизуллович (район башлыгының урынбасары), Дарина Зайтуновна (район мәгариф бүлеге җитәкчесе), Дробышева Марина Васильевна (мәгариф эшчеләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе) һәм авылыбыз башлыгы Мәхмүт Шайхуллович килде. Мәктәп коллективын укытучылар көне белән котлап мәктәптә куп еллар эшләгән укытучыларыбызны, эшчеләребезне почет грамоталары белән бүләкләделәр. Хезмәттәшләребезгә ныклы исәнлек, тагында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Мәктәпкә килгән җитәкчеләр барысыда укытучы булып хезмәт юлларын башлап җибәрделәр, күп еллар мәктәпләрдә балаларга белем бирделәр. Хөрмәтле коллегалар!!! Сезне чын күңелдән укытучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә түземлелек, гаиләгездә тынычлык, тормышыгызда ак бәхетләр, сәламәтлек телибез Һәм дә Сезгә зур hәхмәтләләребезне җиткереп калабыз.
Мәктәп коллективы исеменнән мәктәп директоры И.Ш Халиуллин. -
Александр Невскийның тууына 800 ел 03.09.2021

-
Белем көне - 1 сентябрь. 01.09.2021

-
"Соңгы кыңгырау - 2021" 22.05.2021

Бүген 22 нче май көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә әти-әниләр, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Талипов Альберт Мәгсүмович, авылыбыз җирле үзидарә башлыгы Насибуллин Мәхмүт Шәйхуллович укучыларны бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр. 1 нче, 9 нчы сыйныф укучылары җыр һәм шигырьләр аша укытучыларга, мәктәпкә булган рәхмәтләрен җиткерделәр. 9 сыйныф укучыларына уңышлы итеп экзаменнарын биреп, аттестат алуларын телибез.
-
9 Май - Җиңү бәйрәме! 08.05.2021

8 май көнне Татар Кандызы авылында, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантана узды. Мәктәп укучылары һәм укытучылар, авыл халкы һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан Һәйкәл янына җыелдык, әлеге көннең мөһим булуын һәм күңелләребездә һәрвакыт саклануын исбатладык.

















