Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Ел укытучысы - 2017" 21.01.2017

18-20 январьда Баулы шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә "Ел укытучысы - 2017" бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Раушания Мирхатимовна катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтеп, "Осталык һәм профессионализм" номинациясендә җиңеп Баулы мәгариф бүлегенең мактау грамотасына лаек булды. Аңа эшендә иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз!
-
Шашка ярышы 16.01.2017

16 январь көнне 6-7 сыйныф укучылары арасында шашка ярышы уздырылды.
-
“Өмет стартлары” 11.01.2017

11 январь көнне мәктәптә 5 – 8 сыйныф укучылары арасында “Өмет стартлары” үткәрелде.
-
Мәктәп территориясен кардан чистарту 10.01.2017

10 январь көнне мәктәптә хоккей мәйданчыгын, мәктәп территориясен кардан чистарту эшләре оештырылды. Укучылар бу эштә бик актив катнаштылар.
-
Температура режимы 09.01.2017

-23° С - в начальных классах сельских школ;
-
Сәләтле балалар өчен чыршы бәйрәме 27.12.2016

Бүген Баулы шәһәре "Ватан" яшьләр үзәгендә районыбызның сәләтле балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Безнең мәктәптән "Энҗе бөртекләре" театр коллективы чакырылды. Аларны Яңа ел белән котларга район хакимияте башлыгы Рамил Хакимуллович Гатиятуллин, Баулы башкарма комитеты вәкилләре килгән. Укучыларыбыз күңелле бәйрәм иткән, Кыш бабай күчтәнәчләре алган. Бәйрәмне оештыручыларга барына да рәхмәт! Мәгариф бүлегенә автобус җибәрүләре өчен укытучылар коллективыннан һәм әти-әниләрдән бик зур рәхмәт! Яңа еллар котлы булсын, һәммәбезгә дә бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Яңа ел бәйрәме 27.12.2016

Кыш бабай белән Кар кызын, яңа 2017 елны мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме үзенчәлекле итеп каршы алды. Әкият геройлары белән сәхнәләштерелгән бу тамаша балалар күңеленә бик хуш килде. Убырлы ролен уйнаучы, бүгенге көндә лаеклы ялдагы китапханәче Сирина апа, бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Балаларны бәйрәм белән котларга әти-әниләр дә килде. Тәрбияче апаларга, барлык оештыручыларга рәхмәт. Яңа еллар котлы булсын!
-
Республиканская новогодняя елка 26.12.2016

Воскресенье, 25 декабря в Казани прошла республиканская новогодняя елка. В ледовом дворце "Татнефть-арена" собралось более 7000 детей со всего Татарстана: активисты, отличники учебы, победители фестивалей, конкурсов. Из нашей школы на этой елке присутствовала ученица 11 класса Халиуллина Миляуша. Их поздравил Президент РТ, Дед мороз и снегурочка.
-
Яңа елны каршылау бәйрәме 23.12.2016

Бүген, 23 декабрь көнне мәктәптә Яңа елны каршылау бәйрәме үткәрелде. Кышкы әкиятне 7,11 нче сыйныф укучылары кызыклы һәм мавыктыргыч итеп әзерләгәннәр иде. Укучылар бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачтылар, Кыш бабайдан бик куп бүләкләр алдылар. Укучыларны әзерләгән Вагизова Г.З., Фатхуллина Л.М., һәм барлык сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт! Спонсорлык ярдәме күрсәткән Самигуллина И.И, Гиззатуллин З.А., Фархутдинова А.Г., Гайфуллина С.Ш., Нургалиева Р.М., рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз!
-
"Коррупциягә каршы көрәш" рәсем конкурсы 15.12.2016

12 декабрь көнне безнең мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Вагизов Рәмзил район хакимияте башлыгы Рамиль Хакимуллович Гатиятуллин призына оештырылган "Коррупциягә каршы көрәш" рәсем конкурсында 2000 сумлык сертификатка лаек булды! Молодец!

















