Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Компьютерная грамотность" турнирында катнашу 08.04.2016

8 апрель көнне мәктәп укучыларыбыз Халиуллина Миләүшә һәм Галиуллина Энҗе "Компьютерная грамотность" буенча республика турнирының "Электрон газета" номинациясендә катнаштылар. Аларны әзерләүче Гөлнара Зуфаровнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Халыкара балалар китабы көне 07.04.2016

Баулы үзәк китапханәсендә Тукайның 130 еллыгына багышланган халыкара балалар китабы көне үткәрелде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп укучыларыбыз Шакирзянов Ислам, Вагизов Рәмзил, Ахметзянов Илнар катнашып җинүче дипломнарына лаек булдылар. Аларны әзерләгән Раушания Мирхатимовнага һәм әти-әниләренә рәхмәт!
-
Күргәзмәләр 07.04.2016

Татар теле айлыгы кысалары һәм Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәктәп библиотекасында Гайфуллина Сирина Шайнуровна тарафыннан кызыклы, эчтәлекле күргәзмәләр оештырылды.
-
Шигырь конкурсы 06.04.2016

5 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район буенча үткәрелгән шигырь конкурсында безнең мәктәптән 4 сыйныф укучысы Хәбирова Лилия, 7 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Кадрия, 10 сыйныф укучысы Шайхова Айзилә катнаштылар. Конкурста Хәбирова Лилия 3 урынны яулады, ә Әхмәтҗанова Кадрия һәм Шайхова Айзилә сертификатлар белән бүләкләнделәр. Афәрин, кызлар!
-
Аталар киңәшмәсе 06.04.2016

-
Җинел атлетика буенча ярыш. 01.04.2016

Бүген, 1 апрель көнне безнең укучылар, мәктәп данын якларга дип, физкультура укытучысы Зарипов Динар канаты астында, районыбызда уздырылган йөгерү ярышына бардылар. Һәм дә инде барысы да 1 нче урынга лаек булдылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Субботник 01.04.2016

Бүген мәктәп территориясендә кар тарату буенча субботник оештырылды
-
Всероссийская неделя Финансовой грамотности 17.03.2016

В рамках Всероссийской недели Финансовой грамотности в 1-4-х классах была проведена игра "Магазин". Где учащиеся учились правильно расходовать свои "деньги".
-
"Ягез әле кызлар" ярышы 28.02.2016

5 март көнне мәктәптә "Ягез әле кызлар" ярышы уздырыла. Башлана сәгать 13.00. Рәхим итегез!
-
"А ну-ка парни" 26.02.2016

Бүген мәктәптә "А ну-ка парни" конкурсы булды. Конкурста "Патриот" һәм "Бөркетләр" командасы көч сынашты. "Патриот" командасы 35:34 исәбе белән җиңеп чыкты. Егетләрне "Ватанны саклаучылар" көне белән тәбрик итәбез. Аларга исәнлек, укуларында уңышлар телибез.

















