Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Җәйге лагерь ачылу 01.06.2015

"РОМАШКА" исемендәге көндезге мәктәп яны ял лагере үз эшен башлап җибәрде. Лагерь 1июньнән 26 нчы июньгә кадәр эшлиячәк . Анда 20 бала ял итә. Көн физзарядкадан башлана. Аннан төрле уеннар уйныйлар, экскурсияләргә йөриләр. Күңелле яллар, истә калырлык вакыйгалар телибез, укучылар!
-
Футбол ярышы 29.05.2015
Бүген 29 нчы май Татар Кандызы мәктәбенең спорт мәйданчыгында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, районыбыз авыл мәктәпләре арасында футбол ярышы үткәрелде. Ярыш 2 ел рәттән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны, якташларны искә алу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районыбыз яшьләрен берләштерү, таныштыру, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан чыгып үткәрелә.Уенда Кандыз, Чүте, Шалты мәктәп командалары катнашты . 1 нче урынны Кандыз (приз 5000 сум) молодцы!, 2 нче урынны Шалты (приз 3000 сум), 3 нче урынны Чүте(приз 2000 сум) мәктәбе укучылары алды һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.Бу ярышка спонсорлык ярдәме курсәтеп, оештырып йөрүче авылдашлар Сибгатов Ильфат һәм Ильшат Фәнил улларына ата-аналарның, укучы һәм укытучыларның рәхмәтләрен җиткерәм.Ярышны үткәрүче мәктәп коллективына, медпункт һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт.Мәктәп директоры И.Ш Халиуллин. -
Мәктәп тирәсенә чыршылар утыртылды. 26.05.2015
2015 ел –Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Парклар һәм скверлар елы территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыныннан чыгып игълан ителгән. Безнең Татар Кандызы мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы бу чаралардан читтә калмады. Мәктәп тирәсенә 45 төп зәңгәр чыршы утыртылды. Чыршы үсентеләрен алып кайтучы авылдашыбыз Сабиров Раиль Равилевичка ныклы исәнлек теләп, мәктәп коллективының олы рәхмәтен җиткерәм. Мәктәп директоры И.Ш.Халиуллин. -
"Соңгы Кыңгырау" бәйрәме 23.05.2015

Бүген мәктәбебездә бик күңелле дә, шул ук вакытта бик моңсу да булген "Соңгы Кыңгырау" бәйрәме булып узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшыруларын теләп калабыз.
-
Бәйрәм уңаеннан 22.05.2015
Мәктәп традицияләренә яңалык кертеп 9 нчы сыйныф укучылары быел мәктәп тирәсенә күпьеллык чәчәкләр (розалар) утырттылар. Бу традиция ел саен дәвам итәр дип ышанабыз.Мәктәбебез шау чәчәккә күмелсен, гөлләр күңелләребезне иркәләп, күзләребезне ял иттерсен иде. Барыгызны да якынлашып килүче "Соңгы Кыңгырау" бәйрәме белән котлыйбыз. -
Әлифба бәйрәме 15.05.2015

Буген 1 нче сыйныфта Әлифба бәйрәме булып узды. Укучылар класс җитәкчеләре Хусаинова Р.И. өйрәткән шигырьләрн сөйләделәр һәм җырларны башкардылар. Бәйрәм күчтәнече итеп 4 нче сыйныф укучылары "Әниемнең җылы кочагы" исемле җыр бүләк итте. Кичә күңелле, оешкан төсле үтте.
-
Республика экологик-мәгърифәт акциясе 13.05.2015

12 май - Экологик белем көне. Бу көн уңаеннан биология укытучысы Вагизова Г.З. укучыларны экологик белем көненең тарихы һәм Татарстан Республикасында бара торган төрле экологик конкурслар, акцияләр белән таныштырып үтте.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг 08.05.2015

8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып узды. Безнең укучылар да бик актив катнаштылар
-
Бөек Җиңүнең 70-еллык бәйрәме белән котлыйбыз! 08.05.2015
9 май - бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 70-еллык бәйрәме белән котлыйбыз!Илебез күгенең аяз булуы белән без ветераннарыбызга бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!Матурлыгы өчен бу көннәрнеңКемнәр генә корбан булмаган!Исемнәрен тарих безгә үзеСаклап килә ерак еллардан!Туган ил хакына,Туган җир хакынаАвылдашлар башын салдылар.Безнең гомер өчен аларМәңгегә чит илдә калдылар!Сугыш ялкыны безнең дөньяныЧолгап алмасын яңадан.Сакла, сакла тынычлыкны,Дан тынычлыкка, дан, дан, дан! -
Бөек Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек 07.05.2015

Бөек Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек бик актив бара. Югары класс укучылары веноклар ясауда катнашты.

















