Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423923, Республика Татарстан, Бавлинский район, с. Татарский Кандыз, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-693-53-12 |
| E-Mail: | tat.kandyz84@mail.ru, Stknd.Bav@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тат.Кандызская ООШ" |
| Руководитель: | Халиуллин Ильшат Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 48 учащихся, 8 дошкольников - 48 укучы, 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 10 учителя, 1 воспитатель - 10 укытучы, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Татарско-Кандызская основная общеобразовательная школа» Бавлинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы төп гомуми белем бирү мәктәбе» гомумибелем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << ( 71 )
-
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел 22.02.2014

22 нче февраль көнне Әфган сугышында булган авылдашларыбыз белән очрашу булды. Очрашуга Әфган сугышы ветераннары: Ахметзянов Рамис Мияссарович, Валиуллин Венер Асхатович, Нуретдинов Римир Дамирович килделәр.
-
"А ну-ка парни" конкурсы 21.02.2014

<span lucida="" sans';="" font-size:="" 11.111111640930176px;="" line-height:="" 17.77777862548828px;"="">Бүген 6-11 нче сыйныф егетләре арасында "А ну-ка парни" конкурсы уздырылды. Ике команда да ярышка яхшы әзерләнгән иде. Конкурста "Солдаты" командасы 30 балл, ә "Кандыз егетләре" командасы 36 балл җыеп җиңүгә иреште. Егетләрнең барсында якынлашып килүче "Ватанны саклаучылар" көне белән тәбрик итәбез. Аларга исәнлек, укуларында уңышлар телибез.
-
Үскәч, солдат булырмын 20.02.2014

20 нче февраль көнне 5 сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе Гөлүзә Наилевна белән «Үскәч солдат булырмын» дип аталган кичә уздырдылар. Ул бәйрәмдә егетләр төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынап карадылар, ә кызлар егетләрне котлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Кичә бик күңелле үтте.
Үскәч, солдат булырмын
Әтием кебек мин дә.
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көн дә.
Турникта ул атынган,
Канатта ул тартылган.
Һәм күтәргән гер дә ул,
Көчле шуңа күрә ул.
-
Хоккей 19.02.2014

Бүген мәктәпнең хоккей мәйданчыгында "А ну-ка, парни" конкурсы программасы буенча, хоккей ярышы булып узды. Анда "Кандыз егетләре" һәм "Солдаты" командасы ярышты. "Кандыз егетләре" командасы овертаймда 13:12 исәбе белән җиңү яулады.
-
Баскетбол 18.02.2014

Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Солдатлар" һәм "Кандыз егетләре" командалары арасында баскетбол ярышы булды.
-
Математикадан ярыш 17.02.2014

Математика елы уңаеннан “ Беләкле берне егар, белемле меңне егар” дип аталган ярыш уздырылды.
-
1 нче сыйныфта Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелгән балалар иртәсе. 15.02.2014

Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып,
Ил чикләрендә торган...
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына,
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
-
5-7 нче сыйнфларда Батырлык дәресе 14.02.2014

5-7 класс укучылары өчен Сибгатова Р.М. Бөек Ватан сугышы эпопеясы стендлары янында чыгыш ясады.
-
ТАССР-100 лет 25.01.2000

Башлангыч сыйныфларда "ТААСР төзелүгә 100 ел" темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде. В начальных классах были проведены классные часы на тему "ТАССР-100лет".

















