Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423228, Республика Татарстан, Бугульминский район, село Кудашево, улица Заря, 38А |
| Телефон: | +7(855)-945-30-62 |
| E-Mail: | kudash.dc@yandex.ru, Dsad.BugKu@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Кудашевский детский сад |
| Руководитель: | Хисматова Эльмира Шавкятовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 21 воспитанников |
| У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Кудашевский детский сад общеразвивающего вида «Родничок» Бугульминского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү муниципаль учреждениесе “Родничок” гомум бюджет үсеш төрендәге Кодаш балалар бакчасы - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39
-
“Безнең гаилә - тату гаилә” 05.03.2015

Нигә бүген бакчабызда
Бик күңелле бик ямьле
Чөнки бүген кунакка
Әти-әниләр килде
Бүген-гаилә бәйрәме
Бүген бездә тантана
Кояш шуңа көлә бүген
Гөлләр шуңа шатлана!
-
"Гаилә- бәхет ачкычы" кечкенәләр төркемендәге бәйрәм иртәсе 04.03.2015

Әтием белән әнием –
Ике канат терәгем.
Тигез, бәхетле яшәгез, –
Тик шул гына теләгем.
-
«БАТЫР ЯКТАШЫБЫЗ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП...” 21.02.2015

Җиңү көне —
Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
-
ӘТИЛӘРГӘ БҮЛӘК 20.02.2015

Без бүләкләр ясадык ,
Иренмәдек, тырыштык.
Үзең хезмәт куйган әйбер-
Зур бүләк дип уйладык.
-
Светофор иленә сәяхәт 13.02.2015

-
“Уенчыклар иленә” сәяхәт 12.02.2015

Кечкенәләр төркеме паровозга утырып “Уенчыклар иленә” сәяхәткә бардылар
-
"Транспорт төрләре" 26.01.2015

26 нчы гыйнвар көнне зурлар төркемендә “Транспорт төрләре белән таныштыру” темасына шөгыль булып узды.
-
"Теремкәй" әкияте 22.01.2015

Бу атнада кечкенәләр кыргый хайваннар: куян, аю, төлке, бүре, керпе, тиен турындагы белемнәрен баеттылар. Аларның нәрсә белән тукланулары. Яшәү шартларына ничек җайлашулары турында таныштылар. Хайваннарга хас сыйфатларны өйрәнеп, роленә кереп, алар исеменнән сөйләмне ныгыттылар. Шулай итеп “Теремкәй” төркемендә “Теремкәй “ әкияте кунак булды .
-
“Тылсымлы кыңгырау” 25.12.2014

Ап – ак карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына,
Яшел чыршы җыйнады.
-
“Яңа ел маҗаралары” 25.12.2014

Иртән иртүк карлар яуган!
Бүген чыршы бәйрәме.
Яшел чыршының янында
Без җырлыйбыз әйләнеп.
Яңа елны каршыларга,
Без җыелдык бу залга.
Исән-саумы, Яңа ел!
Хуш киләсең, уз алга!










