Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Кышкы табигатьтә уеннар 07.01.2022

Башлангыч сыйныф укучылары кышкы табигатьтә уеннар оештырдылар.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар сәламәтлек өчен дә файдалы, вакыт та бергә күңелле үтә.
Учащиеся начальных классов организовали различные игры. Быть в природе полезно и весело.
-
“Без-кояш балалары”/ “Мы-дети солнца” 06.01.2022

5 нче гыйнвар көнне авыл китапханәсендә 2 нче сыйныф җитәкчесе һәм Нургалиева Ф.Җ.белән берлектә “Без –кояш балалары” дигән тема астында шигъри сәгать үткәрелде. Чара балаларның яраткан язучысы Рәзил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланды. Укучыларның каникул көннәре шулай файдалы һәм бердәм үтә.
В сельской библиотеке для учащихся 2 класса под руководством классного руководителя и библиотекаря было проведено мероприятие под названием “Мы-дети солнца”, посвященное 75 летию поэта Разиля Валиева. Прозвучали стихи Р. Валиева.
-
Консультации 06.01.2022

Каникул көннәрендә 11 нче сыйныф укучылары өчен сайлап алган фәннәре буенча да консультацияләр үткәрелде.
В каникулах для 11- классников были организованы консультации по предметам по выбору.
-
Без #әдәбимарафонда 06.01.2022

1 нче гыйнвардан XVIII Бөтендөнья әдәби марафон башланып китте. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр татарча әдәби китаплар, журналлар укыйлар. Матур, кызыклы өзекләрне сайлап алып, үзләренең социаль челтәрләренә язып баралар. Әдәби марафон - балаларны китап укырга кызыксындыра, грамоталы язарга өйрәтә торган һәм билгеле бер гадәтләргә күнектерә торган проект ул. Каникул көннәренең бер өлеше матур әдәби китаплар уку белән үтә.
-
Әдәби очрашу 06.01.2022

Рафис Корбан иҗатына багышлап, авыл китапханәсендә “Әдәби очрашу” дигән чара үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары шагыйрьнең яңа китаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Каникул көннәре бушка үтми.
-
2022 нче елның беренче китап укучылары 04.01.2022

2 нче гыйнвар көнне укучылар өчен “Иң өлгер китап укучы” акциясе оештырылды. Алар беренчеләрдән булып авыл китапханәсенә килеп китаплар алырга тиешләр иде. Бу акциядә актив катнашучылар һәм иң өлгерләр, ягъни китапханәгә беренче булып килүчеләр булдылар: Замирә, Раилә-2 нче сыйныф укучылары; Айзилә, Азалия-3 нче сыйныф укучылары; Азат-4 нче сыйныф укучысы; Азалия, Рәзилә-5 нче сыйныф укучылары; Азалия-6 нчы сыйныф укучысы; Язилә-7 нче сыйныф укучысы. Фәридә апалары аларга грамоталар һәм бүләккә матур китаплар тапшырды. Афәрин, балалар! Һәрвакыт китаплар дөньясына ашкынып, алар белән дус булып яшәгез.
-
Весёлые каникулы/ Күңелле каникуллар 31.12.2021

Укучыларның күңелле каникуллары башланды. Алар өчен каникул көннәрендә дә матур чаралар оештырылачак. 5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә кышкы табигатькә чыктылыр. Көн салкын, әмма матур, саф һава, тирә-якта- ап-ак кар. Сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт.
Начались весёлые каникулы. Ребята 5 класса вместе с классным руководителем вышли на природу. Наслаждались зимней природой, играли на снегу. Было весело и полезно для здоровья.
-
Каникулның беренче көннәре/ Первые дни каникулов 31.12.2021

Каникулның беренче көнендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Аксу авылы китапханәсендә “Яңа елда тылсымлы уеннар”дигән тамаша үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында укучылар өчен кызыклы уен-бәйгеләр оештырылды. Җитәкчесе китапханә мөдире-Нургалиева Ф.Җ.
В сельской библиотеке для учащихся начальных классов под руководством Нургалиевой Ф.З. организовалась игра-конкурс на тему “В Новом году фантастические игры”.
-
С Новым Годом ! 30.12.2021

Уважаемые коллеги, дорогие друзья!
Поздравляем Вас от всей души с Новым 2022 годом! Новый год пусть станет для вас годом стабильности и созидания. Пусть наступающий год будет щедрым на добрые дела, радостные события и приятные сюрпризы. Желаем отличного здоровья, благополучия, больших творческих успехов, исполнения всех заветных желаний, мира, оптимизма и огромного человеческого счастья!
Администрация МБОУ «Аксунская СОШ"
-
Галимҗан Шәрәфкә 125 яшь 29.12.2021

29 нчы декабрь-авылдашыбыз, бөек галим Г.Шәрәфкә 125 яшь тулды. Ул-тел белгече, галим, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы. Авыл китапханәсе белән берлектә укучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Профессор Рәмзи Вәлиевнең “Фаҗига” китабы буенча Г.Шәрәфнең биографиясе, эшчәнлеге турында сөйләшенде. Укучыларга авылыбыз белән бәйле кызыклы фактлар китерелде. Г.Шәрәф белән бәйле китаплардан, фотолардан күргәзмә оештырылды.






