Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости школы
Рәзинә Фәритовнаны җиңү белән котлыйбыз!
Опубликовано: 19.05.2014Музейда кунакларны "Intertat.ru" редакциясе директоры Илназ Фазуллин, Г.Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова каршы алды. Тарихи бинадагы экспозицияләр белән исә "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закирова таныштырды, чөнки бу көнне музейда "Йолдызлы экскурсия" программасы әзерләнгән иде. Ай саен шулай Тукай музеенда мәдәният, сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы күренекле шәхесләр экскурсия үткәрә. Ә Тукай бәйгесендә җиңүчеләр арасында бигрәк тә мәктәп укытучылары һәм китапханәчеләр шактый. Гөлүсә Закирова аларга Тукайның тормышы, аның даирәсе турында үзенең иҗади эзләнүләре нәтиҗәсендә ачыклаган яңа мәгълүматларны да җиткерде. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы музейның кунак бүлмәсендә узды. Илназ Фазуллин сүзләренчә, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларның күп булуы куандыра: бәйгедә Татарстан һәм хәтта Башкортстан районнарыннан йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында төрле яшь һәм һөнәр ияләре бар, башлангыч сыйныф укучылары да, олы яшьтәге әбиләр дә сорауларга үз җавапларын бирергә тырышкан. Шуңа күрә мондый чакта иң-иңнәрне сайлау җиңел эш түгел: 6 кеше җиңүче дип табылды, ә 9 кеше Gabdullatukay.ru Интернет-порталының махсус бүләкләренә лаек булды. Аларның исемлеге "Intertat.ru" газетасында дөнья күрде . Тукай музеена, ерак араларны якын итеп, 8 кеше килде. Чаллының М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсе Татар әдәбияты һәм Туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Рәйсә Салихова һәм Татар Теле укытучылары - Мамадышның Урта Кирмән мәктәбеннән Рузилә Гатина , Балык Бистәсенең 2нче мәктәбеннән Раушания Якупова, Казанның 51нче мәктәбеннән Ландыш Сәрвәрова я дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук татар теле укытучылары - Буа районы Аксу мәктәбеннән Рәзинә Хәйруллина , Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбеннән Әлфия Мостафина һәм Питрәч районы Чыты авылы китапханәсе китапханәчесе Елена Иванова белән Казаннан программист кыз Гөлшат Ситдыйкова Gabdullatukay.ru Интернет-порталы дипломнарын алды. Барлык кунакларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш "Гаилә һәм мәктәп", "Тылсымлы куллар" журналларының чираттагы яңа саннары белән танышу мөмкинлеге дә тәкъдим ителде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды: җиңүчеләр "Intertat.ru" редакциясе исеменнән махсус әзерләнгән "фирменный" торттан авыз итте. Илназ Фазуллин газета укучыларга эшләрендә уңышлар теләп, алга таба да "Intertat.ru" оештырган иҗади бәйгеләрдә көчләрен сынап карарга чакырды. (Мәгълүмат "Intertat.ru" газетасыннан алынды)
К списку новостей






