МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Алтынчеч» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г.Буинск, ул.Гаяза Исхаки, д.29, 29-1 Н |
| Телефон: | +7(843)-743-63-00; 89656079739 |
| E-Mail: | alten-bua@mail.ru, Buinskiy.Altynchech@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Алтынчеч" |
| Руководитель: | Горелова Алена Александровна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 95 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Алтынчеч» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
День защитника Отечества в старшей группе 18.02.2022

День защитника Отечества- это праздник всех защитников нашего Отечества, защитников мира, свободы и счастья. Как гордо звучат слова "защитник Отечества!" Дети старшей группы поздравили пап, братьев, дедушек с днем рождения нашей армии. Своими песнями, танцами, стихами поприветствовали всех отважных российских воинов и поблагодарили их за труд и верность Отечеству. Дети участвовали в веселых конкурсах и показали свою ловкость, быстроту и выдержку.
-
Музейга сәяхәт 18.02.2022 Музей- тарихи истәлекләрне, рухи культура байлыкларын җыю, өйрәнү һәм саклау өлкәсе. Балалар бакчасында музей- балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия, белем бирү эшчәнлеге ул. Музей тирәлегендә бала үткән тормышның яшәешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнеп үсә. "Алтынчәч" балалар бакчасында "Мирас" дип исемләнгән музей эшләп килә.Туган тел атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарихи музейга сәяхәт ясады.Балаларны туган ягыбыз тарихының үткәне, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, тәрбияче тарафыннан аңлату, балалар өчен бик эчтәлекле һәм үтемле булды.

-
IV Халыкара "Җәлил укулары" бәйгесе 17.02.2022 17 февраль көнне Казан каласында IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең Гала -концерты булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган IV Халыкара "Җәлил укулары" бәйгесендә Россиянең 38 регионыннан, 7 илдән һәм республиканың барлык районнарыннан 42 меңнән артык Муса Җәлил иҗатын яратучы укучылар көч сынашты. Финалга барысы 756 катнашучы узды, ә жюри чараның 135 җиңүчесен билгеләде. Бәйгенең һәр этабында жюри әгъзалары- язучылар, шагыйрьләр, актерлар, режиссерлар, музей хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар конкрессы вәкилләре арасыннан иде. Концертта хөрмәтле кунак буларак Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашты. "Җәлил укулары" бәйгесендә Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасы балалары Гималова Айсылу һәм Әфлетунова Нәфисә татар теле тәрбиячесе Хәсәнҗанова Гөлнур Юнис кызы җитәкчелегендә Республика күләмендә 2 нче урынга лаек булдылар. Җәлил иҗатын яратып укучы нәниләргә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

-
Һәр кешегә газиз Туган тел! 17.02.2022 Һәр кешегә Туган теле газиз.Нинди генә тел булмасын украин телеме, чувашмы, рус, мари, я татармы, бәлки, башкорт теледер....Туган тел- һәркем өчен горурлык билгесе, һәр кеше аны сакларга, якларга бурычлы.Туган илгә, үзеңнең милләтеңә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү, төрле халыклар мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көнкүреше турында күзаллауларын формалаштыру, төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аеру нигезеннән "Алтынчәч" балалар бакчасында "Һәр кешегә газиз Туган тел!" дип исемләнгән чара үткәрелде.Чуваш халкының аш-су, гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, уеннары,орнаментлары белән балаларны таныштыру бик зур нәтиҗә бирде

-
Әти-әниләргә мәгълүмат тарату 16.02.2022 Туган телне өйрәнү, хөрмәт итү йөзеннән "Алтынчәч" балалар бакчасында 14 нче февральдан 21нче февральга кадәр "Яшәсен Туган тел!" дип исемләнгән атналык үткәрелә. Бу чарада төрле милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары, өс һәм баш киемнәре турында киң мәгълүмат чагылыш таба. Атналыкның беренче көне әти-әниләргә, тәрбиячеләргә төрле милләт халык җырлары, уеннары, халык ашлары турында мәгълүмат тарату белән башланып китте. Алар нинди милләт кешесе булуга карамастан башка милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, уеннары белән кызыксыначаклар. Атналык нәниләр, тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, әти-әниләр өчен дә файдалы материалларга бик бай булачак.

-
Милли бизәкләрне өйрәнү 15.02.2022 Татар халкының милли бизәкләрен өйрәнү һәм искә төшерү уңаеннан "Алтынчәч" балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Алъяпкыч бизә!", "Читек бизә!"дигән тема астында мөстәкыйль равештә алъяпкыч белән читеккә төсле бизәкләр кисеп ябыштырылды, ә уртанчы төркем балалары рус халык киеме - сарафанны матур итеп бизәделәр. Балалар бу эшне бик теләп, пөхтә итеп башкарып чыктылар.Тәрбиячеләр тарафыннан милли өс, баш, аяк киемнәре турында презентация күрсәтелде.

-
Җәлил-батыр солдат 14.02.2022

Муса Җәлил... Ул- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдатның иҗат юлы бик эчтәлекле һәм бай. "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбиячеләр тарафыннан "Җәлил-батыр солдат" дигән темага презентация күрсәтелде. "Муса Җәлил" дип исемләнгән стендта шагыйрь иҗат иткән иллюстрацияләргә балалар ясаган рәсемнәр эленде.Көрәш батырының кайбер шигырьләре анализланды. Җәлил иҗаты- мәңгелек! Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.
-
Иң күңелле видео 11.02.2022 "Көмеш кыңгырау" инстаграм сәхифәсендә 19 нчы гыйнвардан 1нче февральгә кадәр рилслар бәйгесе булып узды.Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә бу конкурста катнашып, "Иң күңелле видео" номинациясендә җиңү яулады.Балаларга ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы бәйгеләрдә уңышлар теләп калабыз.

-
1 место в зональном этапе IV Международного литературного конкурса "Джалиловские чтения" 01.02.2022

Поздравляем наших воспитанников Гималову Айсылу и Афлетунову Нафису с победой в зональном этапе IV Международном литературном конкурсе "Джалиловские чтения"! Желаем дальнейших успехов нашим воспитанникам!
-
Зимние спортивные соревнования "Зимние забавы" 28.01.2022 В МБДОУ "Алтынчеч" устраивать зимние спортивные соревнования "Зимние забавы" успешно вошло в традицию. Основной целью зимнего мероприятия является создание эмоциональной, праздничной атмосферы, привлечение к совместной игровой деятельности детей разных возрастов. У каждой группы свой девиз, воспитанники соревнуются в эстафетах «На санках», «Самый меткий», «Перетягивание каната». Дети прилагают все свои старания, чтобы победить. Любая из зимних забав - это настоящий праздник спорта и активного образа жизни









