МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
"Туган телем иркә гөлем"
Опубликовано: 25.02.2016
ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә ярдәм итү максатында, 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда бангали теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк.
Дөньядагы һәрбер мәдәният һәм тел өчен мөһим булган көнне республикабыз Татарстанда, шул исәптән Буа шәһәрендә дә киң итеп бәйрәм итәләр. Әлеге уңайдан бүген, 2016 елның 25 февралендә “Алтынчәч” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә “Туган телем иркэ голем” исеме астында “Теремкәй” һәм “Алтынчәч” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә бәйрәм чарасы узды. Чарада балалар белән “туган тел” төшенчәсе хакында фикер алыштык, татарча һәм русча матур итеп сөйләштек, җырладык. Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән башланды һәм тәмамланды.
К списку новостей





