• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренен гомуми үстерү төренә караган "Теремкәй" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: город Буинск, улица Вокзальная, дом 29
Телефон: +7(843)-743-25-84
E-Mail: teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Теремок" г.Буинска
Руководитель: Ситдыкова Равия Гилачевна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 69
У нас учат: 11

Новости ДОУ Теремок

Нәүрүз мөбарәк!

Опубликовано: 21.03.2016

Нәүрүз мөбарәк!

         Бүген зур бәйрәм! Дөньядагы барлык төрки халыкларны берләштергән Нәүрүз бәйрәмен каршылыйбыз! Нәүрүз ул –Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән,табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабайларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

         Без дә бүген, 21 нче март конне, “Төремкәй” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары белән Нәүрүз бәйрәмен каршылап үттек. Бәйрәмебезнең максаты: балаларда миллиүзаң тәрбияләү, балаларны татар халкының милли бәйрәме,мәдәнияте, уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру,балаларда бәйрәмгә карата уңай тәсирләр калдыру, мәрхәмәтле, игътибарлы ,әхлаклы балалар тәрбияләүдән гыйбарәт. Бәйрәмдә балалар белән күңелле итеп татар халкының “Йомырка ташу”, “Җырлы-биюле” уен кебек милли уеннарын уйнадык, Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә аркан тартыштылар, аларга балалар да булышты, “Яз җитә” җырын жырладык, биедек, табышмакларга җавап бирдек. Нәүрүзбикәнең җиңүе уңаеннан балалар тәмле кайнар коймаклар белән сыйланды.

 

Хуш килдең, Нәүрүз! Хуш килдең, яз!



К списку новостей