МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт
Опубликовано: 21.04.2016Апрель - Тукай ае. Быелгы яз аерым бер төрле. Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары бөтен дөньяда уза. Олуг шагыйребез бөтен дөнья татарын берләштерерлек мирас бүләк итеп калдырган.
Кыска гына вакыт эчендә иҗат итсә дә, шагыйрьнең һәр буынга әйтер сүзе бар. Бүген , 21 апрель көнне,“Теремкәй” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Айсылу Фоат кызы Латыйпова җитәкчелегендә сабыйлар шагыйрьнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен искә төшерделәр, балалар өчен яңаларын өйрәнделәр . Шул рәвешле, мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләрдә әдәбиятка, шагыйрь иҗатына кызыксыну тәрбияләнә. Бәйрәм рухындагы дәрес “Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт” дип исемләнде.
Шулай ук балалар бакчасында Тукай иҗатына багышланган газета ясалды.
К списку новостей





