МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
Кошлар безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез
Опубликовано: 01.04.20191нче апрель – Бөтендөнья кошлар көне. Язгы кояш карларны эретә башлагач, җылы яклардан кошлар кайта башлый. Кызганычка каршы, барлык кошлар да туган җиренә кайтып җитә алмый. Ә кайтып җиткән кошлар кеше ярдәменә бик мохтаҗ: алар ач һәм көчсез. Нәкъ менә шуңа күрә 1 апрельдә бу бәйрәм үткәрелә. Халыкара кошлар көне 1906 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты- кошларның төрлелеген һәм санын саклау.
Безнең “Теремкәй”балалар бакчасы да бу бәйрәмне күңелле һәм эчтәлекле итеп үткәрде. Кечкенәдән табигатькә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим. Балалар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: презентацияләр карадылар, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында җырлар җырладылар. “Кошларга ничек ярдәм итәргә?”, “Кем җырлый?» дигән экологик әңгәмәләр үткәрелде. Аеруча балаларга «Карга» уены ошады . Бакча тирәсендә урнаштырылган ояларга канатлы дусларыбыз килүен күзәтү дә бәйрәмебезгә ямь өстәде. Балалар канатлы дусларны сакларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иттеләр. Әлбәттә, кошлар сөйләшә белми, әмма алар кешеләргә үзләренең матур язгы җырлары белән яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәләр. #Кошларбезнеңдусларыбыз
К списку новостей





