МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
Канатлылар очен яна ойлэр...
Опубликовано: 01.04.2019Яз-табигатьнең җанланган вакыты, агачлар чәчәк ата, хайваннар кышкы йокыдан соң уяна, ә кошлар җылы илләрдән килә һәм безне үзенең җырлары белән сөендерә. Кошлар-корткычларга каршы көрәштә иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кешенең бөтен яклавына лаек. Кош-кортлар язын һәм җәй айларында урман һәм басуларны үзлэренең җырлары белән җанландыралар. Кошлар-шагыйрьләр, композиторлар өчен илһам чыганагы. Ә без алар өчен нәрсә эшләдек? Аларга ничек булышабыз? Шуңа күрә безнең балалар бакчасында "Канатлылар өчен йорт" дигән акция узды. Акциянең максаты-өлкәннәрнең һәм балаларның игътибарын күчмә кошлар килүгә җәлеп итү, табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Акциядә безнең тәрбияләнүчеләр гаиләләре катнашты. Ата - аналарга һәм балаларга кош мәшәкатьләрендә катнашырга һәм сыерчыкларга алар өчен уңайлы сыерчык оялары төзергә ярдәм итәргә тәкъдим ителде. Безнең балалар нинди куаныч алдылар, зур горурлык белән бакчага ата-аналар куллары белән бергәләп эшләнгән"кошлар йортлары” алып килгәч. Барлык сыерчык оялары безнең балалар бакчасы янындагы территориядә урнаштырылды. Яңа "фатирлар” "яңа йортка күчүчеләргә" ошар дип һәм алар безне искиткеч җырлары белән бер генә көн шатландырмаслар әле дип ышанасы килә.#экоЯз-2019#
К списку новостей





