• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренен гомуми үстерү төренә караган "Теремкәй" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: город Буинск, улица Вокзальная, дом 29
Телефон: +7(843)-743-25-84
E-Mail: teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Теремок" г.Буинска
Руководитель: Ситдыкова Равия Гилачевна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 69
У нас учат: 11

Новости ДОУ Теремок

Балкып торган йолдыз...

Опубликовано: 24.04.2019

Тукай, һәркайсыбызның күңел күгендә балкып торган йолдыз ул! Ел да апрель ае җитте исә бар җиһан Тукай рухына, Тукай аһәңнәренә күмелә. Быел да бу шулай. Бу фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калган Тукаебыз быел үзенең 133 нче язын йөз меңнәрчә милләттәшләре, фикердәшләре янәшәсендә каршылый. Бу көннәрдә кайсы гына төбәккә, мәктәпкә, балалар бакчасына, мәдәният йортына барып чыкма, сөекле Тукаебызның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган һәртөрле кичә, тантаналы чараның шаһиты буласың. ”Теремкәй” балалар бакчасында атна буена Тукай рухы хөкем сөрде. Сөекле шагыйребезгә багышланган атналыкта  татар теле тәрбиячесе Җәмәлдинова Лилия Рифкат кызы балаларны шагыйрьнең үзенчәлекле тормыш юлы белән таныштыра килде. Балалар тарафыннан яратылып укыла торган  Г.Тукайның әкиятләре буенча оештырылган рәсем, кул эшләре күргәзмәләре, кичке укулар, эшчәнлекләр балаларны сихри дөньяга алып керде. Тәрбиячеләр тарафыннан сәхнәләштерелгән “Су анасы” әкияте бәйрәмебезгә ямь өстәде. Бәйрәмнең “Теремкәй ” балалар бакчасына караган Әхмәт,Кайбыч,Яңа Чәчкаб  балалар бакчасы  балалары белән бергәлектә узуы да аеруча әһәмиятле. Шулай ук, район күләмендә үзәк китапханә тарафыннан  уздырылган шигырьләр, кул эшләре  бәйгесендә безнең  балаларыбыз призлы урыннарга лаек булуы бигрәк тә куандыра. Бу олы бәйрәмгә багышланган җиңүләрнең иң зурысы- республикакүләм бәйгедән 1,2  призлы урыннар яулавыбыз.                                

Тырыш булырга өндәгән

Тырышкан кеше көчле.

Ходайдан илһам алган ул,

Күпме мәгънә сүзендә.

Мәңге бөек, япь-яшь булып,                                                                                                                                                                               Саклана ул - күңелдә.                                              

Бөек Тукаебызга багышланган шушы шигырь юллары белән “Яшәсен туган телебез, яшәсен Тукай теле” дигән теләктә калабыз.

 



К списку новостей