МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида «Теремок» города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | город Буинск, улица Вокзальная, дом 29 |
| Телефон: | +7(843)-743-25-84 |
| E-Mail: | teremok-bua@mail.ru, Buinskiy.Teremok@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Теремок" г.Буинска |
| Руководитель: | Ситдыкова Равия Гилачевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 69 |
| У нас учат: | 11 |
Новости ДОУ Теремок
«Әкият илендә» дигән бакча күләмендәге бәйге
Опубликовано: 10.02.2020Әкият ул - баланың дусты һәм кечкенә чактан ук шатлык чыганагы. Әкият каһарманнары белән бергә, бала җиде кат җир астында, ерак җирләрдә «сәяхәт итә», төрле илләргә «барып кайта», аларның табигате белән таныша, халык тормышы, аларның уй-хыяллары турында белә. Әкият баланың фантазиясен үстерә, тасвирлы теле белән балаларның сөйләм телен баета. Әкият балаларда төрле хисләр (күңеллелек, соклану, шатлык, көлү, ягымлылык, мөлаемлылык, кайгырту, кызгану, нәфрәтләнү һ.б.) тәрбияләү ягыннан да игътибарны җәлеп итә.
“Теремкәй” балалар бакчасында 2020 елның 10-27 гыйнвар көннәрендә «Әкият илендә» дигән бакча күләмендәге бәйге узды. Балалар әти-әниләре белән бергәләшеп, могҗиза һәм тылсым иленә чумып, үз әкиятләрен уйлап чыгарырга тырыштылар.
Конкурска тапшырылган һәр әкият кызыклы, эчтәлекле, тәрбияви максатлы.
Актив булып, шаян һәм җитди эчтәлекле эшләр тапшырган гаиләләргә зур рәхмәт!
Эти-эни – бала һәм тэрбиячедән торган өчкырлы юнәлештә эшләгәндә генә туган телебезне саклап кала алырбыз!
К списку новостей





